Шəhри Чаллы

20 май 2016 яңалыклары

  • 20 май 2016 - 17:40
    Cовет мультфильмнары татарчага тәрҗемә ителде
    Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 59 совет мультфильмын татарчага тәрҗемә иткән. Аларны министрлыкның сайтыннан карарга була. Татарча сөйләшә торган мультфильмнар арасында «Көлсылу», «Гав исемле мәче баласы», «Бәләкәч һәм Карлсон», «Винни-Пух кунакка бара», «Авылда кыш» дигәннәре бар. Мультфильмнарны карау өчен бу сылтамага басыгыз - http://mon.tatarstan.ru/rus/multfilmi-na-tatarskom-yazike.htm
    598
    0
    0
  • 20 май 2016 - 14:25
    Татарстанда зур күңел ачу паркы төзелә
    Татарстанның Югары Ослан районында Казан һәм Иннополис арасында "Волга Дискавериз" күңел ачу паркы пәйда булачак. Парк Идел елгасы ярында төзелер дип көтелә.
    558
    0
    0
  • 20 май 2016 - 12:08
    Чаллыда укытучыны җаваплылыкка тарттылар
    Чаллыда беренче сыйныф укучысын урындыкка скотч белән урап куйган укытучыны җаваплылыкка тарттылар. Аңа һәм мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручыга дисциплинар җәза күреләчәк. Әлеге вакыйга быелның апрелендә булган иде.
    498
    0
    0
  • 20 май 2016 - 11:18
    Җитәкчеләр агач утырттылар
    Урманнарны еш кына планетаның үпкәләренә тиңлиләр. Әмма, кызганычка каршы, урманнарның саны елдан-ел кими. Моңа табигый факторлар да, кешеләр тарафыннан китерелә торган зыян да тәэсир итә.
    600
    0
    0
  • 20 май 2016 - 10:48
    Номер аша беләчәкләр
    Рунетта машина номеры аша хуҗасы хакында мәгълүмат бирүче сайт барлыкка килде. Анда хәтта йөртүченең кәрәзле телефон номеры да күрсәтелә. Сайтны булдыручылар сүзләренә караганда, ул тиздән популярлык казаначак. Аның аша машинаны эвакуатор алып китү очрагы хакында кисәтергә, чыгу урынын каплаган йөртүчегә шалтыратырга, авария урыныннан качып киткән йөртүчене тиз арада табарга мөмкин,...
    545
    0
    0
  • 20 май 2016 - 06:39
    Галимнәр ачышы
    Галимнәр планетабызның иң тирән урынында, төгәлрәк әйтсәк, Мариан иңкүлегендә, чит планета җан ияләренә охшаш тереклеккә тап булган. Бүгенге көндә анда, 11 км тирәнлектә, махсус камералар урнаштырылган. Алар туры эфир аша интернет челтәрендә трансляция алып бара, дип хәбәр итә m24.ru интернет басмасы. Әлеге җан ияләрен карау өчен түбәндәге сылтамага керегез -...
    1
    0
    0
  • 20 май 2016 - 06:39
    “Хәвефсез тәгәрмәч” – быел да Чаллыда
    Чаллының "Солнечный" савыктыру лагеренда "Хәвефсез тәгәрмәч-2016" республика конкурсы бара. 4 көнлек бәйгедә Татарстан район һәм шәһәрләреннән 60ка якын отряд катнаша. 17 майда бәйгене ачу тантанасы булды.
    419
    0
    0
Реклама