24 май 2016 яңалыклары
-
24 май 2016 - 19:03Чаллы сандугачлары бәби алып кайтты23 май көнне Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар да икенче тапкыр әти-әни булды! Айгөл 6 яшьлек уллары Рәсимгә сеңелкәш алып кайтты. - Кызыбыз Чаллыдагы медицина шәһәрчегенең перинаталь үзәгендә 12.40 сәгатьтә дөньяга килде.
-
24 май 2016 - 18:41“Җанатар” исеме өчен – 1 миллион сумРоссиянең LIFE телевизион каналы россия хоккей командасы уенчысын мыскыл иткән Америка "җанатары" исемен атаучыга 1 000 000 сум акча бирергә вәгъдә итте. Эш шунда, әлеге кеше хоккей буенча дөнья чемпионатының Россия: США уены барышында уенчыларыбызның чишенү бүлмәсенә кереп, спортчыбыз Павел Дацюкның тимераягына йомышлый. Әлеге җирәнгеч вакыйганы видеога да төшерәләр. Хәзер...
-
24 май 2016 - 15:42Кырымда да сынатмыйбызШәһәребезнең хәрби комиссариатында Кырымда хезмәт итүче Чаллы егетләренең әти-әниләре белән әлеге төбәкнең хәрби бүлек идарәчеләре арасында очрашу узды. Ата-аналарны иң элек Севастопольдәге (Фиолент бугазы) хәрби бүлек командиры Дмитрий Швецовның чыгышы кызыксындырды.
-
24 май 2016 - 15:38“Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе тәмамҮткән атнада өч көн дәвамында Чаллының "Солнечный" савыктыру лагеренда "Хәвефсез тәгәрмәч-2016" республика конкурсы барды. Россия дәүләт автоинспекциясенең 80 еллыгына багышлап оештырылган бәйгедә Татарстан район һәм шәһәрләреннән 56 команда составында 232 яшь инспектор катнашты.
-
24 май 2016 - 15:34Чаллы продукциясен – Бахрейнга"Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ хәләл ризыкларын тиздән Бахрейн корольлегенә җибәрә башлаячак. Хәер, безнең тавык итләренә ихтыяҗ көннән-көн арта. Сәгуд Гарәбстаныннан, Ираннан, Төньяк Америка һәм Урта Азия илләреннән заказларның кимегәне дә юк.
-
24 май 2016 - 08:15Алла Пугачева белән Филипп Киркоров – ЧаллыдаАлла Пугачева белән Филипп Киркоров - Чаллыда. Билгеле, бу россия йолдызларының үзләре түгел, ә нибары кеше буендагы курчак маскалары. Шәһәребездә аларны киеп төрле бәйрәм чараларына барып акча эшләп йөриләр. "Йолдызлар" хәтта парлап җыр да яздырганнар, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы. Клипны карау өчен әлеге сылтамага керегез - https://vk.com/video326816153_456239032?hash=75ad7eaf2e5bbb1c
-
24 май 2016 - 08:13Мисбах бабайны – иреккә?ТР Югары судына Мисбах Сәхәбетдиновның адвокаты хөкем карарын йомшартуны сорап мөрәҗәгать итте. Төгәлрәк әйтсәк, ул пенсионерны шартлы рәвештә генә хөкем итүләрен тели. Исегезгә төшерәбез, 86 яшьлек тукайлылы узган елның декабрендә 4нче шәһәр шифаханәсе табибы Андрей Железновны атып үтергән иде. Әлеге җинаять өчен аны 6 елда 3 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр....
-
24 май 2016 - 05:18Кластерлыкны үстерү мөһим!Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда үткән «Кластерлар өчен партнерлык» III халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.