Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кластерлыкны үстерү мөһим!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда үткән «Кластерлар өчен партнерлык» III халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Пленар сессия башланганчы, анда катнашучылар «КАМАЗ» ГАҖда булдылар, «Мастер» КИПның җитештерү мәйданчыкларын карадылар, ИТ-паркта булдылар, шулай ук «Энергетик» МС алдында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Монда «КАМАЗ» ГАҖ (махсус кече класслы электробус, салына торган кузовлы КАМАЗ 65117 автомобиле), «Русак» ҖЧҖ (йөзә торган башмаклы карда-сазда йөрү техникасы «Русак-3918»), «Астейс» АҖ (бронялы граждан һәм хәрби техника), «Риат» ААҖ (автомобильләргә вакуум ярдәмендә йөк тутыручы техника), «Атон-импульс» ҖЧҖ («Кикинг 29031» үзйөрешле амфибиясе), «Раритэк» (автомобильләр һәм газ-мотор ягулыклы техника) һәм башкалар үз техникасын куйган иде.

Аннары конференцияне һәм «Кластер сәясәте - моношәһәрләрне үстерү драйверы» пленар сессиясен ачу тантанасы булды. Пленар сессиядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Иван Бортник, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Илья Кривогов, «Банк развития и внешнеэкономической деятельности (Внешэкономбанк)» ДК рәисе урынбасары Ирина Макиева, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Социаль үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры урынбасары Павел Свистунов һәм башкалар катнашты.

Тулаем конференциядә Россия Федерациясе субъектлары (Самара өлкәсе, Киров өлкәсе, Ростов өлкәсе, Башкортостан Республикасы һәм башкалар) вәкилләре дә катнашты.

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген фикер алышуга чыгарылган тема Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә мөһим. «Чаллы - илебездәге иң эре моношәһәрләрнең берсе, вакыт-вакыт анда килеп туа торган проблемалар шәһәр тормышында, республика тормышында һәм тулаем илдә җитди чагыла», - диде ул. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы елларда икътисадый кризис чорында барлыкка килә торган кыенлыкларны киметү өчен җитәрлек нәрсәләр эшләнде. Шундый механизмнарның берсе - кластерны үстерү.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе җитәкчелегенә республикага, аерым алганда, Чаллыга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, шәһәр алдан социаль-икътисадый үсүче территория статусын алды.

«Ышанам, бүген кабул ителгән карарлар - шәһәр өчен бик зур ярдәм булыр. Бүген без караячак сорауларга моношәһәрләр проблемаларын хәл итү өчен җаваплар табылыр», - диде Татарстан Президенты.

«Без моношәһәрләр фондына укулар алып барылган өчен, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә катлаулы 2014 елда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтле. Бу ярдәм булмаса, шәһәребезне, төзекләндерү ягыннан да, социаль яктан да күз алдына китерүе авыр булыр иде. Барлык федераль министрлар, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе вице-премьерлары, дәүләт башлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Россиянең иң эре моношәһәрләреннән берсе тотрыклы хәлдә калсын өчен бу юнәлештә эшләделәр», - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

«Банк развития и внешнеэкономической деятельности (Внешэкономбанк)» ДК рәисе урынбасары Ирина Макиева үз чиратында билгеләп үткәнчә, Чаллы «сынау проектын» гамәлгә ашыру өчен сайлап алынды. «Без моношәһәрләргә ярдәм күрсәтүнең бердәм исемлеген җыйдык. Алар 75 данә икән. 11 шәһәрдән Чаллы безнең өчен - «1 номерлы сынау» мәйданчыгы, - диде ул.

ТР Президенты Матбугат хезмәте. Чаллы мэриясе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев