Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кырымда да сынатмыйбыз

Шәһәребезнең хәрби комиссариатында Кырымда хезмәт итүче Чаллы егетләренең әти-әниләре белән әлеге төбәкнең хәрби бүлек идарәчеләре арасында очрашу узды. Ата-аналарны иң элек Севастопольдәге (Фиолент бугазы) хәрби бүлек командиры Дмитрий Швецовның чыгышы кызыксындырды.

Командир сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Севастопольдә Татарстаннан барлыгы 160 егет хезмәт итә, 20 кеше белгечләр - үз эшләренең осталары. Язгы чакырылышта тагын 140 чаллылылы шул якларга юл тотачак.

Дмитрий Швецов ил сагына килүчеләрне бүлеп урнаштыру белән дә шөгыльләнә. "Кемнең нинди эшкә, нинди юнәлешкә маһир булуын аңлау өчен бер минут вакыт җитә", - диде ул уенын-чынын бергә кушып.

Әти-әниләр исем, дәрәҗә алу мөмкинлеге белән дә кызыксынды.

Командир сүзләренә караганда, моның өчен белгеч дәрәҗәсенә күтәрелергә кирәк. "Әгәр солдат тиз үзләштерүчән, җаваплы икән, ул моңа ирешә ала. Егетләр бит төрле. Әкрен генә октябрь җиткәнен көтеп йөрүчеләр дә бар. Татарстан егетләренә килгәндә исә алар үзләренең тырышлыгы, кушкан эшне җиренә җиткереп үтәүләре белән хөрмәт уяталар. Барысы да булдыклылар. Мин сезгә шундый балалар үстергәнегезгә чиксез рәхмәтле", - диде Севастополь кунагы.

Очрашуга килгән шәһәрдәшебез Нурия Хөснетдинова тарафына да яңгырады әлеге сүзләр. Аның ике улы да бүгенге көндә Кырымда хезмәт итә. Малайлары югары уку йортын тәмамлауга бер үк вакытта диярлек армия сафларына китәләр. Олысы Илнур - Һава космик көчләрендә, кечесе Илдар Севастопольнең Кара диңгез хәрби флотында хезмәт итә.

Чарага ата-аналар гына түгел, егетләрнең хәләл җефетләре, якыннары да килгән иде. Дмитрий Швецов аларга егетләрнең хәрби хезмәттәге сыйфатламаларын өләшеп чыкты. Чарага килүчеләр мондый очрашуларны даими оештырырга кирәк дигән фикердә таралышты.

Райнур Әгъләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев