Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Чаллы сандугачлары бәби алып кайтты

23 май көнне Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар да икенче тапкыр әти-әни булды! Айгөл 6 яшьлек уллары Рәсимгә сеңелкәш алып кайтты. - Кызыбыз Чаллыдагы медицина шәһәрчегенең перинаталь үзәгендә 12.40 сәгатьтә дөньяга килде.

Авырлыгы - 3824 грамм, буе - 56 см. Туу вакыты 30 майга билгеләнгән иде, әмма алданрак туасын күңелем белән сиздем. Аллага шөкер, Ходай безне уллы да, кызлы да итте. Хәлебез яхшы, балам янымда, икәү сөйләшеп ятабыз. Кызыбызга Риана дигән исем сайладык. Бу исемне безгә Чаллы артистлары тәкъдим итте. Без алар белән бердәм булып яшибез, исем сайлаганда да бергә киңәшләштек, - дигән Intertat.ru хәбәрчесенә Айгөл.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев