Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда сак булыгыз

“Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе тәмам

Үткән атнада өч көн дәвамында Чаллының "Солнечный" савыктыру лагеренда "Хәвефсез тәгәрмәч-2016" республика конкурсы барды. Россия дәүләт автоинспекциясенең 80 еллыгына багышлап оештырылган бәйгедә Татарстан район һәм шәһәрләреннән 56 команда составында 232 яшь инспектор катнашты.

20 майда шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда 22нче тапкыр уздырылучы "Хәвефсез тәгәрмәч" республика бәйгесен ябу тантанасы булды.

Шәхси беренчелек һәм команда беренчелеге өчен барган ярышлар һәр елдагыча оешкан һәм мавыктыргыч төстә үтте. Яшь инспекторларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен дә, беренче медицина ярдәме күрсәтә алуларын да тикшерделәр. "Автошәһәрчек"тә велосипедта шәп йөрү буенча да ярыштылар, махсус каршылыклары булган юлда да осталыкларын күрсәттеләр, иҗади конкурста көч сынаштылар балалар.

Бәйге йомгаклары буенча 1-3 урыннарны Казан командалары алды. Чаллылар 4-6 урыннарны бүлештеләр. Җиңүчеләр кубоклар, дипломнар, медальләргә, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Дипломнар һәм бүләкләр шулай ук конкурсның биш номинациясендә җиңү яулаган барлык командаларга да тапшырылды.

Бәйгегә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ЮХИДИнең баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин катнашты.

Балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен киметү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мәктәп укучыларының юл йөрү кагыйдәләрен белүенә ирешү, балаларны һәм яшүсмерләрне юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядларына тарту максатын күздә тоткан бәйгенең чираттагысы тәмам. Быел ул 13нче тапкыр Чаллы җирлегендә үтте. Баш инспекторның тел төбеннән аңлашылганча, "Хәвефсез тәгәрмәч" киләсе елда да Чаллыда "тәгәрәргә" исәп тота.

И.ӘХТӘМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев