25 октябрь 2016 яңалыклары
-
25 октябрь 2016 - 19:14Әгәр баланың иммунитеты нык икән, грипп вакытында аңа интерферон бирмәгез - галимнәрТатарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы вазыйфаларын башкаручы, КДМАның эпидемиология кафедрасы мөдире Дмитрий Лопушов "Татар-информ" хәбәрчесенә интерферон препаратларын балаларны дәвалауда һәм гриппны кисәтүдә файдалану турында киңәшләрен бирде. Аның фикеренчә, әгәр баланың иммунитеты ныклы икән, аны тагын да стимуллаштырырга кирәкми. "Иммунитет безгә йогышлы авыруларга каршы көрәшү өчен кирәк. Бу...
-
25 октябрь 2016 - 19:04Ринат Рахматуллинны концертка кертмәгәннәр.Эстраданың популяр җырчысы Ринат Рахматуллин «Мишәрләрем» проектының Уфа һәм Оренбург шәһәрләрендә узган концертларында чыгыш ясамады. Ринатның бу шәһәрләргә ни сәбәпле килә алмавын белергә теләп, җырчының тугры тамашачылары безгә мөрәҗәгать итте. Без исә мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Ринат Рахматуллинның үзе белән элемтәгә кердек. - 22 октябрьдә - Уфада, 23 октябрьдә Оренбургта...
-
25 октябрь 2016 - 12:00ВИЧ-инфекция эләктерүчеләр саны ел саен 10 процентка артаБыел җәй БМО Русияне дөнья ВИЧ эпидемиясе үзәге дип атаганнан соң, илдә ВИЧ-инфекциясе таралуга каршы дәүләт стратегиясе расланды. Русия премьер-министры Дмитрий Медведев 2020 елга кадәр Русиядә ВИЧ-инфекция таралуга каршы дәүләт стратегиясен раслау турында карар имзалады. Әлеге документ Русия хөкүмәте сайтында урнаштырылган. "Стратегиядә Русиядә ВИЧ-инфекция таралуга каршы торуның максатлары, мәсьәләләре һәм...
-
25 октябрь 2016 - 11:1410 градуска кадәр суытаБүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көндез 0-4 градус җылы, ә төнлә 2-10 градус салкын булуы хакында кисәтә синоптиклар. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак булыгыз.
-
25 октябрь 2016 - 06:42Чаллыда дөнья чемпионатында хатын-кызлар да бил алышачакОктябрь ахрында ике көн рәттән Чаллыда билбау көрәше һәм төрекмән милли горәш бәйгеләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Халыкара ярыш 28 нче 29 нчы октябрдә шәһәрнең боз сараенда үтә. Инде анда катнашырга 40 дәүләттән 300 дән артык спортчыдан гариза килгән.Алар Израиль, Конго , Казахстаннан, Төрекмәнстаннан, Кытайдан, Яңа Зеландиядән, Ямайкадан һәм башка...
-
25 октябрь 2016 - 05:59Чаллыда профессор үз-үзенә кул салганКазан федераль университеты Чаллы институтының автомеханика факультеты деканы Рифат Габделхак улы Хәбибуллин вафат. 57 яшьлек галимнең мәете эш бүлмәсендә табылган. Рифат Габделхак улы - профессор, Татарстан югары мәктәбе атказанган хезмәткәре һәм Россиянең югары профессиональ белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре. Башлангыч мәгълүматлар буенча ул үз-үзенә кул салган.
-
25 октябрь 2016 - 05:48Бүген магнит давылы котыраБүген 25 октябрь көнне көчле магнит давылы була, дип кисәтә белгечләр.Ул кичке 9 га кадәр дәвам итәчәк. Һава торышына сизгер кешеләр өчен авырырак булачак: баш авырту, күңел болгану, хәлсезлек һәм башка сәламәтлеккә бәйле хәлләр күзәтелергә мөмкин. Атмосфера басымы нормада була. Көндез һава температурасы +2 гә кадәр күтәрелергә мөмкин, бераз кар...
-
25 октябрь 2016 - 05:40Каникуллар вакытын мәктәп үзе билгелиТатарстанның күпчелек мәктәпләрендә каникуллар 31 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы бары тик киңәш рәвешендә генә билгеләгән вакыт. Соңгы сүз барыбер белем йорты җитәкчелегендә. Бу бигрәк тә үз укыту системасын булдырган мәктәпләрдә күбрәк очрый. "Мәгариф турында"гы канун буенча мәктәпләр, җирле үзидарә органнары...
-
25 октябрь 2016 - 05:35Кански шәһәрендә Явыз Иванга "альтернатив" һәйкәл куелганЯвыз Иванның гамәлләрен искә төшереп торсын дип очына "кан" буялган казыкны җирле рәссам Владислав Гультяев урнаштырган. Красноярски краендагы Кански шәһәрендә җирле рәссам Явыз Иванга җирдән чыгып торучы "канлы" казык рәвешендә һәйкәл куйган. Владислав Гультяев үзенең Вконтакте сәхифәсендә әлеге казык "болай гына, рәхәт кичерер өчен генә үтерүләр" вакытын искә төшереп һәм...
-
25 октябрь 2016 - 05:19“Тапшырылмаган хатлар” фильмның беренче рәсми тизеры чыктыГадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре буенча төшерелә торган фильмның беренче рәсми тизеры чыкты. Билгеле булганча әлеге фильм "2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" программасы кысаларында төшерелә.
-
25 октябрь 2016 - 05:16Плата за коммунальные услуги в Челнах повыситьсяРустам Минниханов утвердил предельные (максимальные) индексы изменения платы за коммунальные услуги для каждого города и районов в Татарстане. Опубликован указ президента Татарстана от 20 октября 2016 года. Для города Набережные Челны среднее изменение платы с 1 июля по 31 декабря 2016 года установлено в размере 4.5%. Напомним, в плату за...
-
25 октябрь 2016 - 05:14“Lada”ларны еш урлыйларИнтернет челтәрендә Россиядә агымдагы елда иң еш урлана торган машиналар исемлеге эленде. Беренче урынны Lada маркалы автомобильләр алган. Иномаркалардан Toyota Corolla һәм Camry, Ford Focus, Mazda III, Kia Rio, Hyundai хужалары зыян күрә.