13 ноябрь 2016 яңалыклары
-
13 ноябрь 2016 - 16:00Чаллыда армиягә чакырылучылар бәйрәме үтәчәк15 ноябрьдә Чаллыда тантаналы төстә "Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне" билгеләп үтеләчәк. Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйрәм чарасы Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узачак.
-
13 ноябрь 2016 - 15:27Чаллы хатын-кызлары ракка бушлай тикшеренү үттеБүген Чаллының "Торговый квартал" сәүдә үзәгендә күкрәк рагын алдан кисәтүне күз уңында тоткан махсус акция оештырылды. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, республиканың клиник онкологик диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин ачып җибәрде. Чара кысаларында шәһәрдәшләребез бушлай республиканың иң яхшы табиб-онкологларыннан консультация алды.
-
13 ноябрь 2016 - 08:00Кышка аяк киеме сайлыйбызБеренче кар явып эри башлау белән тән генә түгел, аяклар да өши башлады. Шуңа күрә кышка җылы итек кирәк. Аны ничек дөрес сайларга? Итек сайларга юлланганчы иң башта бюджетыгызны уйлагыз, ягъни акчагызга карап сайлагыз.
-
13 ноябрь 2016 - 07:5113 ноябрь - Халыкара сукырлар көне1745 елның 13 ноябрендә Парижда һәм Петербургта сукырлар өчен берничә мәктәпкә һәм предприятиегә нигез салган билгеле педагог Валентин Гаюи туган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары белән нәкъ шушы көнне Халыкара сукырлар көне билгеләнә. Аның төп максаты - киң җәмәгатьчелек игътибарын гомерлеккә сукыраеп, авыр хәлдә калган кешеләргә юнәлтү.
-
13 ноябрь 2016 - 07:26Газдан аермасыннар дисәгез"Чаллыгаз" оешмасы белгечләре ел башыннан шәһәрдә тикшерүләр үткәрә. Бүгенге көнгә алар Чаллыда 53 абонентка зәңгәр ягулык бирүне чикләгән. Әлеге кулланучылар газдан дөрес файдалану кагыйдәләрен үтәмәгән. "Бу исә бик тә аяныч тәмамланырга мөмкин. Төмән, Рязань, Ивановск өлкәләрендәге газ шартлап йортларга һәм кешеләргә зыян килү очракларын һәркем хәтерлидер. Мондый очракларга бүтән юл...