19 февраль 2017 яңалыклары
-
19 февраль 2017 - 13:58Гамәлдән чыккан һөнәрләрАларның кайберләре турында ишеткәнегез дә юктыр әле. Технология процессы бер урында гына тормый, үсешә. Ел саен дөньяда кешеләргә эшләрендә булышкан яңадан-яңа инженер системалары барлыкка килә. Әмма әлеге модернизация кайбер һөнәрләрнең юкка чыгуына китерә. Түбәндәге профессияләрне технологияләр кысрыклап чыгарган.
-
19 февраль 2017 - 13:31Витаминнар бик кирәк чакКыш ахырына якынлаша. Тиздән яз. Ә яз - организмда витаминнар җитешмәгән вакыт. Шуңа күрә туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Көн саен сөт ризыклары кулланыгыз. Кефир арыганлык тойгысын, йокы килүне киметер, көч өстәр. Эремчек тырнакларны ныгытыр, чәчләрне, бит тиресен матурлар.
-
19 февраль 2017 - 13:20Ленар Яшен 2 ел йөргән кызыннан аерылып, кемгә тәкъдим ясаган?Яшь җырчы Ленар Яшен Гашыйклар көнендә 51 роза чәчкәсе тотып төшкән фото астына: "Кияүгә чыгарга тәкъдим ясавыбыз ошадымы сезгә?" дип язып куйган. Әллә Ленар өйләнергә җыенамы? Бик мөмкин, чөнки аның озак вакыт дәвамында очрашып йөргән кызы барлыгын күпләр белә.
-
19 февраль 2017 - 13:12Мәктәп укучыларын яңа дәрес көтә1 мартта Татарстанның барлык мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә «Табигать дәресе» узачак. Ул Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышлана. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
19 февраль 2017 - 12:52Чаллыда Салават узышлары үтә (фотолар)Чаллы ипподромында Салават Кубогының 21нче ярышлары бара. Көн җылы булгач быел спортның бу төрен яратучылар күп килгән. Ярышлар Россия һәм Татарстан чемпионатының сайлап алу туры кысаларында үтә. Анда катнашучылар старт кертемнәрен гадәттәгечә Чаллының ятимнәр йортына тапшыралар.