4 август 2017 яңалыклары
-
Ижауда бушлай ботка өчен сугышканнар
В Ижевске во время проведения удмуртского праздника нового урожая Выль местные жители подрались из-за бесплатной каши, образовавшие очередь в 1,5 тысяч человек. Об этом сообщает Izhlife.ru. Традиционно национальный праздник начинается с освящения каши и урожая. При раздаче бесплатной еды пенсионерки создали давку: начали толкаться, кричать и выхватывать тарелки друг у...
-
“Ак Барс” Банк Россия банклары ассоциациясеннән чыгарга уйлый - мәгълүмат чаралары
"Ак Барс" Банк һәм башка кайбер банклар Россия банклары ассоциациясеннән (АРБ) чыгарга ниятли. Бу хакта "Коммерсант" газетасы җиткерә. Чыганак мәгълүматлары буенча, Татарстандагы банк белән бергә, АРБдан "Зенит" һәм аның бүлендек оешмалары - Липецккомбанк, Совкомбанк, Абсолют-банк, Связь-банк һәм Росевробанк та чыгарга уйлый. "Россия" ассоциациясе югарыда әйтелгән банкларга ассоциацияне реформалаштырганда актив роль,...
-
Шәһәрдәшебез – Италия циркы йолдызы...
1980 елларда Чаллыдагы бер мәдәни чара да актив, талантлы цирк артисты Лилия Элембаева катнашыннан башка узмый иде. Ул кечкенәдән профессиональ сәхнәдә чыгыш ясады. Россия буйлап кына түгел, чит илләргә дә гастрольләргә йөрде. Тырышлыгы, үзен кызганмыйча күнегүләргә йөрүе нәтиҗәсендә дөнья күләмендә цирк сәнгатендә тамашачыларның алкышларына ия булды.
-
Яшьләр өчен – ярминкә
Шәһәребезнең хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә урта һөнәри белем учреждениеләрен тәмамлаган яшьләр өчен 10 августта вакансияләр ярминкәсе оештырыла. Бирегә килүчеләр предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте белгечләре белән сөйләшеп, вакансияләр турында тулы мәгълүмат алачаклар. Вакансияләр ярминкәсе иртәнге сәгать унда ачыла.
-
Чаллы хастаханәсенә кыйммәтле аппарат бүләк иттеләр
Чаллы Кама балалар медицина үзәгендә ВТБ банкы тарафыннан оештырылган "Күз яшьләрсез дөнья" дип аталган хәйрия чарасы үтте. Программа кысаларында, ВТБ банкы әлеге медицина үзәгенең анестезиология һәм реанимация бүлекләренә 1 500 000 күләмендә ясалма сулыш аппараты бүләк итте.
-
Аюны җиңгән "Йолдыз"
Башкортстанның Зилаер районының Сабыр авылында "Йолдыз" кушаматлы ат, чыннан да, йолдызга әйләнгән. Ул үзенең колыны өчен гомерен бирә язган. Ат бик яшь түгел инде. Җиде ел элек аның күз алдында колынын аю үтергән. Аннан соң ул җиде ел колынлый алмаган. Һәм менә июньдә колынчыгы туган. Аюлар бер үк корбаннарын эзәрлекли,...
-
"КАМАЗ" Футбол клубы җиңү яулады
Кичә Чаллының Гренада паркында "КАМАЗ" футбол командасы "Зенит-Ижевск" командасы белән уйнады. Бу футбол буенча Россия чемпионатының өченче туры кысаларында "Урал-Приволжье" икенче дивизион зонада беренче очрашу иде.Матч "КАМАЗ"ның 2:0 җиңүе белән төгәлләнде. Беөнең футбол командасы турнир таблицасының бишенче баскычында. Алдагы уен 11 августа, Новотроицкийның "Носты" командасы белән очраша.
-
Элекеге Чаллы хакиме "Милли шура"ны җитәкләячәк
Васил Шайхразиевны Бөтендөнья Татар Конгрессында "Милли шура" рәисе итеп сайлап куйдылар. Ул биш ел буе конгрессның эшен җайга салып, җиһан буйлап таралган милләтәшләребезне кайгыртып эшләргә тиеш була. Бу урынга ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевны да тәкъдим иткәннәр иде. Ул аннан баш тартты.
-
Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегатлары татар халкына мөрәҗәгать кабул итте
Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегатлары пленар утырышта татар халкына мөрәҗәгать кабул итте. "Кадерле милләттәшләр! Татар халкы - күпгасырлык тарихы, бай мәдәни һәм рухи мирасы булган дәүләтле халык. Бөтен җиһан буйлап таралып яшәгән татарлар һәркайда төрле халык вәкилләре белән дус яшәргә, тынычлыкны һәм татулыкны сакларга омтыла. Бу - безнең халыкка...