29 август 2017 яңалыклары
-
29 август 2017 - 13:24Чаллы бэби-боксында – тагын бер сабыйЧаллы бэби-боксына янә бер сабыйны калдырып киткәннәр. Опека һәм попечителлек бүлеге башлыгы Роза Гернер хәбәр итүенчә аңа бер яшь тирәсе. Хәзерге вакытта сабыйны инде шәһәрнең Балалар йортына урнаштырганнар. Бүгенге көндә бу очрак буенча тикшерү бара. Аның барышында нарасыйның әнисе табылмаса балага яңа гаилә эзләячәкләр, дип яза "Челнинские известия" газетасы.
-
29 август 2017 - 11:19Чаллыда йортларны су басаБүген Чаллының 50/13 йортының 38 подъездын су басты. Барсына да көне буе яугын яңгыр сәбәпче. Биредә яшәүчеләр белдерүенчә, йортның күптән түгел генә түбәсенә капиталь ремонт ясаган булганнар. Күптән түгел генә 40/01 һәм 27/16 йортларында да шундый ук хәл күзәтелгән иде. ВИДЕО
-
29 август 2017 - 10:33Чаллы егете Америкада медаль яуладыАмерика Кушма Штатларының Индиаполис шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча дөнья чемпионаты үтте. Анда дөньяның 100 иленнән 1000 яшь спортчы катнашты. Алар арасында шәһәрдәшебез, «Олимпийский» спорт мәктәбендә шогыльләнүче Глеб Карасев та бар иде. Ул 4х100 эстафетасында катнашып бронза медальгә лаек булды. Егетне ярышларга тренер Татьяна Алифашкина әзерләде.
-
29 август 2017 - 07:08Чаллы укучыларын котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килә1 сентябрь - Белем бәйрәме белән Чаллы укучыларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе котлаячак. Бу көнне ул шәһәребезнең 36 нчы бистәсендә урнашкан Татарстандагы иң зур мәктәпне ачуда катнашыр дип көтелә. Әлеге белем йортында берьюлы 13 беренче сыйныф балаларны кабул итәчәк. Бу шәһәрдә генә түгел, ә республикабызда да моңарчы булмаган...
-
29 август 2017 - 07:06Пропала женщинаВнимание! Полиция Набережных Челнов разыскивает Галимову Данию Шариповну, которая 22 августа ушла из дома и пропала без вести. Женщина проживает в посёлке Сидоровка, на улице имени Каюма Насыри. Ей на вид - 65 лет, рост - 165 см, худощавая, лицо смуглое, волосы чёрные крашеные с проседью. Страдает потерей памяти. Была...
-
29 август 2017 - 06:10Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтәТатарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе иртәгә, 30 августта, һава шартларының начараюы турында кисәтә. Иртәгә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән яшен һәм төньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк көчле җил көтелә. Шулай ук Казанда төнлә җилнең тизлеге секундына 18 метрга җитәргә мөмкин, дип кисәтә республика синоптиклары.
-
29 август 2017 - 05:48Бәйрәм көннәренә һава торышыТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Яңгыр көн буе явачак. Республиканың аерым районнарында яшен һәм яшен вакытында көчле җил чыгуы ихтимал. Көчәйгән вакытта көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Татарстанда...
-
29 август 2017 - 05:46Россиядә боҗралы хәрәкәт чатларында юл йөрү кагыйдәсе үзгәрәРоссиядә боҗралы хәрәкәт җайга салынган чатларда юл йөрү кагыйдәсе үзгәрергә мөмкин. Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан шул хактагы канун проекты эшләнгән, дип хәбәр итә "Вести КАМАЗа".
-
29 август 2017 - 05:40Акчага түгел, даруга өстенлек бирегез!Көзләр җитсә, табиблар ташламалардан файдаланучы шәһәрдәшләребезгә "Акчага түгел, ташламалы даруларга өстенлек бирегез" дип мөрәҗәгать итәләр. Эш шунда ки, 2017 елның 1 октябренә кадәр социаль пакетка өстенлек бирәм яисә аннан баш тартам дип, яшәү урыны буенча пенсия фондына гариза бирергә кирәк.
-
29 август 2017 - 05:37Чаллыларны 30 августта нинди бәйрәм чаралары көтә?Быел шәһәр һәм республика көне Чаллыда зурлап үткәреләчәк. Мәдәният идарәсе хезмәткәрләре аны узган еллардагыга караганда күңеллерәк итеп оештыру өчен бар көчләрен куялар. Оештыручылар әйтүенчә, программада яңалыклар да булачак.
-
29 август 2017 - 05:26Уфада- шартлауУфада Армавирская урамындагы "Южный полюс" сәүдә үзәге янына кулеган машинада бомба шартлаган. Автомобильдә утырган бер кеше зыян күргән. Тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе мәгълүматына караганда, Уфада Армавирская урамындагы "Южный полюс" сәүдә үзәге янына кулеган машинада бомба шартлаган. Машинада утыручының аягы яраланган, ул хастаханәгә җибәрелгән. Мәгълүмат чаралары бомба утыргыч астына куелган дип...