14 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Россия балалар ризыгы җитештерүчесе хәләл итле пюре чыгара башлаган
Россия балалар ризыгы җитештерүчесе хәләл итле пюре чыгарган, дип хәбәр итә компания матбугат хезмәте. Хәбәрдә сарык, сыер һәм чебеш ите ассортиментындагы пюре җитештерелүе һәм барлык продукциянең мәҗбүри "Хәләл" сертификациясен узганлыгы җиткерелгән. Җитештерүче заводында тиешле җиһаз урнаштырылган, "Хәләл" сертификаты булган чимал кулланып җитештерү процессына контроль кертелгән, предприятие персоналы хәләл балалар ризыгы...
-
ОРГАНИЗМНЫ КЫШКА ӘЗЕРЛИБЕЗ
Беренче кар явып үтте, салкын үзен сиздертә башлады. Бик тиздән кыш башланыр да, табигать янә татлы йокыга талыр. Ә синең организмың кышка әзерме? Юк? Алайса әзерлекне бергәләп башлыйк! 1. Эшне дөрес тукланудан башлыйк. Менюдан калорияле ризыкларны алабыз. Иммунитетны ныгыту өчен витаминлы соклар эч. Составында лимон, бөтнек, кура җиләге булган эчемлекләр...
-
456 татар теле укытучысы яңадан әзерлек узарга теләк белдергән
ТР Мәгарифне үстерү институтына Татарстанның төрле муниципалитетларындагы татар теле укытучыларыннан яңадан әзерлек үтү буенча 456 гариза килгән. «ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дәресләре кимүгә бәйле рәвештә проблемалары килеп туган татар теле мөгаллимнәре өчен яңадан әзерлек курслары оештыра», - дип хәбәр итте ТР Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик бүлеге башлыгы Гөлнара Гафурова.
-
Чаллыда II нче психология фестивале оештырыла
"Ступени" ("Баскычлар") шәхси үсеш үзәге, Чаллы дәүләт педагогия университеты белән берлектә, Чаллы шәһәрендә IIнче психология фестивале оештыра. "Күңел түрендә" (В пространстве души") дип атала фестиваль. Чара үзебезнең төбәктән һәм тагын берничә шәһәрдән - Санкт-Петербург, Ижау, Якутиядән... - 50дән артык белгечне (күп кенә билгеле психологларны) бергә туплаган. Фестивальдә 56 мастер-класс уздырырга...
-
Катыргы-кәгазь комбинаты рекорд куйды
Чаллының алдынгы предприятиеләренең берсе - Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинатында октябрь аенда товар сату буенча рекорд куелды. Узган айда биредә 29,6 миллион квадрат метр гофр продкуциясе һәм куллану каплары сатылган.
-
“Бер көнне абыстай, икенче көнне “совсем пустой”
Әйткән сүзең өчен үкенгәнче, әйтми калган сүзең өчен үкенү яхшы гамәл. Ләкин шул кадәр гаҗәпләндергән күңелсез хәлләр була, бу очракта дәшмичә түзеп булмый. Коръән мәҗлесенә кунаклар җыела башлый. Мәҗлескә чакырылган имам һәм ир белән хатын-кыз - өчәүләп килеп керәләр. Ә хатын-кыз чалбар киеп килгән. Мәҗлес барышында бу ханымның ире дин...
-
Магнит давылы көтелә
15 ноябрьдә магнит давыллары көтелә. Сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу сорала. Табигый тайпылышларга сизгер кешеләрдә баш авыртуы, күңел болгану, арыганлык күзәтелергә мөмкин.
-
Кем тәмәке тартмый - шул азрак эшли
Дәүләт думасы депутаты Василий Власов тәмәке тартмаучылар өчен эш атнасын 35 сәгатькә калдыру мөмкинлеге турында тәкъдим кертте. Русия Хезмәт кодексына ярашлы, бүген нормаль эш вакыты атнасына 40 сәгатьтән дә арта алмый.
-
Русия галимнәре “мәңгелек” каты диск уйлап тапкан
Русия галимнәре 100 мең ел дәвамында мәгълүмат саклап була торган каты диск уйлап тапкан. "Мәңгелек" каты дискны Д.И. Менделеев исеменедәге Русия химия-технология университетында кварц пыяласыннан эшлиләр. Мондый пыяла тышкы мохиткә (су, радиация, ут һ.б.) бирешми.