Изге эшкә өлешебезне кертик!
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Чаллы мөселманнары өчен кадерле булган Җәмигъ мәчете төзелешен үзенең контроленә алды. Ул матбугат чаралары вәкилләре белән төзелеш барышын карады. Узган елның сентябреннән башлап объектны Алексей Горшков җитәкчелегендәге “КамАвтоСтрой” компаниясе төзи башлады.