Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2 мең литрдан артык алкоголь законсыз әйләнештән алынды

Шәһәр халкына легаль булмаган хәмер белән сәүдә итү турында хәбәр иткән өчен 375 мең сум акча түләгәннәр.

2019 елда Яр Чаллыда 2261,4 литр алкоголь законсыз әйләнештән алынды. Закон бозучыларга салынган штрафларның суммасы 4,5 млн сумнан артып китте, дип сөйләде 3 февральдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы бүлеге башлыгы Гөлшат Вафина.

Узган ел Чаллы халкы алкогольне законсыз сатуга 1384 тапкыр зарланган - "халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына республика буенча мондый мөрәҗәгатьләрнең өлеше 50% тан артып киткән, диде ул. Расланган очраклар буенча, шәһәр халкы компенсация алды — битараф булмаган шәһәрлеләргә барлыгы 375 мең сум акча түләделәр.

Тулаем алганда, 2019 елда Яр Чаллыда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә 347 закон бозу очрагы ачыкланган. Бу 2018 ел белән чагыштырганда 10,5% ка күбрәк.
Чаллыда 640 сәүдә объектында 149 оешма алкогольне ваклап сата. Шуларның 69 предприятиесе 108 объектта җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев