Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Изге эшкә өлешебезне кертик!

­Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев Чал­лы мө­сел­ман­на­ры өчен ка­дер­ле бул­ган Җә­мигъ мә­че­те тө­зе­ле­шен үзе­нең кон­тро­ле­нә ал­ды. Ул мат­бу­гат ча­ра­ла­ры вә­кил­лә­ре бе­лән тө­зе­леш ба­ры­шын ка­ра­ды. Уз­ган ел­ның сен­тяб­рен­нән баш­лап объ­ект­ны Алек­сей Горш­ков җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге “Ка­мАв­тоСт­рой” ком­па­ни­я­се тө­зи баш­ла­ды.

Җә­мигъ мә­че­тен тө­зү бу­ен­ча хәй­рия фон­ды җи­тәк­че­се Уел Хө­сә­е­нов бе­лән Алек­сей Горш­ков шә­һәр җи­тәк­че­сен агым­да­гы эш­ләр­нең ба­ры­шы бе­лән та­ныш­тыр­ды­лар. Горш­ков әй­тү­ен­чә, ул җи­тәк­лә­гән ком­па­ния бү­ген­ге көн­дә объ­ект­та бе­тон эш­лә­ре баш­ка­ра, фли­гель­нең ко­лон­на­лы ди­вар­ла­ры эш­лән­гән. Ту­ла­ем ал­ган­да ком­па­ния 30 мил­ли­он сум­лык эш баш­кар­ган ин­де. “Фи­нанс­лау тот­рык­лы бул­са, агымда­гы ел ахы­ры­на мә­чет­нең ко­роб­ка­сын тө­зеп бе­тәр­без”, – ди­де ул шә­һәр ха­ки­ме­нә. “Бу мак­сат­ка 244 мил­ли­он сум ак­ча ки­рәк. Алек­сей Ни­ко­ла­е­вич Горш­ков­ның яр­дә­ме бе­лән тө­зе­леш-мон­таж эш­лә­ре­нең сме­та­да­гы бә­я­се ар­зан­рак та бу­лыр”, – ди­де фонд җи­тәк­че­се Уел Хө­сә­е­нов.
“Чал­лы­да Җә­мигъ мә­че­те тө­зү иде­я­се 28 ел элек бар­лык­ка кил­де. Әм­ма без­гә ка­дәр­ге җи­тәк­че­ләр, кыз­га­ныч­ка кар­шы, мә­чет­не тер­ге­зә ал­ма­ды­лар. Бәл­ки без­нең ур­так ты­рыш­лык нә­ти­җә­сен­дә бу эш­не тә­мам­лап бу­лыр. Без мә­чет­не тө­зеп бе­те­реп, ха­ки­ми­ят би­на­сы янын­да­гы мәй­дан­ны тө­зек­лән­де­рү өчен ты­ры­ша­чак­быз. Ме­це­нант­лар­дан из­ге эш­тә яр­дәм итү­лә­рен со­рар­быз. Әле­ге из­ге һәм са­вап­лы эш­тән шә­һәр­дәш­лә­ре­без дә чит­тә кал­мас дип ыша­нам, го­мер бик тиз уза, шу­ңа кү­рә иге­лек­ле га­мәл­ләр кы­лып, ки­лә­чәк бу­ын­нар­га үзең­нән соң ма­тур эз­ләр кал­ды­рыр­га ки­рәк. Онык­лар­га: “Бу мә­чет тө­зе­ле­ше­нә мин дә үз өле­шем­не керт­тем бит”, – дип го­рур­ла­нып сөй­ләр­лек бул­сын. Ал­ла­һы Тә­га­лә бы­ел бу тө­зе­леш­не алып ба­ру­чы­лар­га хә­ер-хак­лы бул­ды. Кыш сал­кын бул­ма­гач, тө­зү­че­лә­ре­без эш­не тук­тат­мый­лар. Нә­ти­җә­се күз ал­ды­быз­да”, – ди­де На­ил Гам­бә­ро­вич.
27 ел­дан соң Чал­лы мө­сел­ман­на­ры күп­тән көт­кән Җә­мигъ мә­че­те тө­зе­ле­ше җир ас­тын­нан өс­кә кү­тә­рел­де. Бу ха­лык­та мә­чет­нең тө­зе­ле­ше­нә өмет уят­ты. Фонд җи­тәк­че­се Уел Га­лим улы әй­тү­ен­чә, соң­гы ва­кыт­лар­да мә­чет тө­зе­ле­ше­нә яр­дәм итү­че­ләр са­ны ике тап­кыр арт­кан. “Там­чы­дан күл җы­е­ла” ди­гән та­тар ха­лык мә­ка­ле­нә туг­ры ка­лып, Ал­лаһ йор­ты тө­зе­ле­ше­нә мөм­кин­ле­ге­без­дән чы­гып, үз өле­ше­без­не кер­тик. “Мә­чет тө­зе­ле­ше­нә яр­дәм итү – бик са­вап­лы га­мәл. Мә­чет­кә ке­реп до­га кыл­ган һәр мө­сел­ман­нан Ал­лаһ йор­ты тө­зе­ле­ше­нә яр­дәм итү­че­гә са­вап язы­ла”, – ди­ләр дин­дар­лар.
Иге­лек­ле эш­кә бер­гә­ләп то­тын­ган­да 27 ел  “са­кал­лы” объ­ект бул­ган Җә­мигъ мә­че­те тө­зе­леп бе­тәр һәм Чал­лы­быз­ның күр­ке бу­лыр, ин­ша Ал­лаһ.
2017 ел­да­гы план бу­ен­ча Җә­мигъ мә­че­те ком­п­лек­сы­на мә­чет һәм мөх­тә­си­бәт би­на­сы ке­рә­чәк. Мә­чет ко­лон­на­лы ике фли­гель­ле 4 ма­на­ра­лы (2се зур, 2се кеч­ке­нә) бу­ла­чак. Ир­ләр һәм ха­тын-кыз­лар ае­рым ке­рү уры­ны бул­ган ае­рым бүл­мә­ләр­дә на­маз укы­я­чак. Эч­ке як 5 дә­рә­җә­дә бу­лыр дип план­лаш­ты­ры­ла. Ир­ләр өчен 900 урын­га исәп­лән­гән на­маз уку за­лы өчен­че кат­та һәм 400 урын­га исәп­лән­гән дүр­тенче кат га­ле­ре­я­сен­дә яса­ла. Ха­тын-кыз­лар өчен 400 урын­лы на­маз бүл­мә­се би­шен­че кат­та бу­лыр дип кө­те­лә. Мон­нан тыш, ди­ни бәй­рәм­нәр ва­кы­тын­да икен­че кат­та­гы үзәк вес­ти­бюль­дә һәм мә­чет ал­дын­да­гы мәй­дан­га на­маз­лык җә­еп тә на­маз укыр­га мөм­кин бу­ла­чак. Мә­чет­тә шу­лай ук аш­ха­нә, тә­һа­рәт­ха­нә­ләр, ни­ках уку за­лы, сый­ныф­лар да мө­сел­ман­нар кү­ңе­ле­нә хуш ки­лер­лек итеп эш­лә­нә­чәк. Шә­һәр­дәш­лә­ре­без яңа шә­һәр­дә мә­ет­не юып, соң­гы юл­га оза­ту өчен мә­ет­ха­нә дә шул ком­п­лек­ста бул­сын иде ди­гән те­ләк­лә­рен җит­кер­де­ләр.
“Со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә шә­һә­ре­без ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев­нең Җә­мигъ мә­че­те тө­зе­ле­шен ка­ра­вы ту­рын­да­гы хә­бәр­ләр­не укып сө­ен­дем. Чөн­ки На­ил Гам­бә­ро­вич 5 ел эчен­дә шә­һә­ре­без­дә бик күп эш баш­кар­ды. Ул – әйт­кән сү­зен эше бе­лән ны­гы­та тор­ган, ха­лык өчен ки­рәк­ле объ­ект­лар тө­зи тор­ган бул­дык­лы җи­тәк­че. Ал­ла­һы бо­ер­са, Җә­мигъ мә­че­тен дә тө­зе­теп бе­те­реп, Чал­лы­да үзе­нең та­гын бер ма­тур эзен кал­ды­рыр. Ал­ла­һы Тә­га­лә аны сә­ла­мәт­лек­тән аер­ма­сын, иге­лек­ле га­мәл­лә­рен­дә уңыш­лар на­сыйп ит­сен”, – ди ха­җия, Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты Гө­лү­сә Җа­ма­ли­е­ва.
Амин, шу­лай бул­сын. Ал­ла­һы Тә­га­лә ба­ры­быз­га да исән-имин бу­лып, Җә­мигъ мә­че­те­нең ачы­лу тан­та­на­сы ша­һит­ла­ры бу­лыр­га на­сыйп әй­лә­сен иде.
Зөл­фия ГА­ЛИМ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация