Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа маршрутлар йөри башлады

Рейска аз сыешлы алты автобус чыкты. Маршрутта барлыгы 10 автомобиль эшлиячәк.

Яр Чаллыда ике яңа маршрут йөри башлады. Бу хакта "Пассажирлар ташу" ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин сөйләде. Шуларның берсе—6 нчы номерлысы ЗЯБтан — Мясокомбинат маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.  Рейска аз сыешлы алты автобус чыкты. Маршрутта барлыгы 10 автомобиль эшлиячәк.

Икенче маршрут – 40 нчы номерлысы тест режимында йөриячәк. Аз сыйдырышлы ике автобус Җиңүгә 40 ел урамыннан алып Тимерчелек заводына кадәр Халыклар дуслыгы проспекты, Нариманов урамы һәм Чулман проспекты аша хәрәкәт итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев