Кәбестәдән… торт!
Киңәш-табыш

Кәбестәдән… торт!

700 грамм кәбестәне вак итеп турап, ярты кашык тоз кушып бутыйбыз һәм 10 минутка калдырабыз.

Шуннан янә ярты кашык тоз, дүрт йомырка, 7 кашык он, яшел аштәмләткечләр кушабыз.

Бутагач, оладьи камыры кебегрәк масса килеп чыга. Якынча 18 сантиметр диаметрлы табада алардан коржлар кыздырып алабыз, суытырга куябыз.

Эчлек болай әзерләнә: 220 грамм каты сырны, өч пешкән йомырканы, дүрт тырнак сарымсакны кыргычтан чыгарабыз. Аларга 100 грамм йомшак сыр (плавленый), 6 кашык каймак, яшел аштәмләткечләр кушабыз. Куе консистенция килеп чыгачак. Аны коржлар арасына ягып, торт ясыйбыз.

Өстен помидор һәм яшел тәмләткечләр белән бизәргә була.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев