Алда зур эшләр көтә
Быел яз, җәй көннәрендә шәһәребездә күләмле эшләр башкарылачак. “Безнең ишегалды” проекты старт алды. Моннан тыш, парклар, скверлар төзекләндереләчәк. Ниһаять, Яшь ленинчылар бульварына да чират җитә. Узган атнада әлеге бульвар проектын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр.