Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиблар эшкә килде

Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарының сәламәтлеген кайгыртып шәһәр госпиталенә даими эшкә 13 табиб чакырылды.

Тәҗрибәгә ия белгечләрне Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән эзләгәннәр. Нәтиҗәдә үзебездән ике, Краснодар һәм Ярсловльдан, Ижаудан табиблар күченеп килергә ризалык биргәннәр. Әлбәттә алар өчен яшәү һәм эш шартлары тудырылачак, квартиралар биреләчәк, хезмәт хаклары да яхшы булыр, дип көтелә.

Чаллы ветераннар госпитале  бөтен Чулман төбәгенә хезмәт күрсәтә. Анда ел саен биш меңгә якын олы яштәге кешеләр дәваланып, сәламәтлеген ныгытып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина