Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ал­да зур эш­ләр кө­тә

Бы­ел яз, җәй көн­нә­рен­дә шә­һә­ре­без­дә кү­ләм­ле эш­ләр баш­ка­ры­ла­чак. “Без­нең ише­гал­ды” про­ек­ты старт ал­ды. Мон­нан тыш, парк­лар, сквер­лар тө­зек­лән­де­ре­лә­чәк. Ни­һа­ять, Яшь ле­нин­чы­лар буль­ва­ры­на да чи­рат җи­тә. Уз­ган ат­на­да әле­ге буль­вар про­ек­тын киң җә­мә­гать­че­лек­кә тәкъ­дим ит­те­ләр.

Аның бе­лән кы­зык­сы­ну­чы­лар 29нчы гим­на­зи­я­гә җы­ел­ган иде. Про­ект ос­та­ха­нә­се җи­тәк­че­се Ал­маз Вә­лиул­лин Яшь ле­нин­чы­лар буль­ва­ры би­лә­мә­сен кат­лау­лы, дип бә­я­лә­де. Тө­зек­лән­де­рү эш­лә­рен май­да баш­лар­га җы­е­на­лар.
Ал­маз Вә­лиул­лин әй­тү­ен­чә, буль­вар­ны төр­ле ка­те­го­ри­я­дә­ге ке­ше­ләр өчен фай­да­лы һәм уңай­лы итеп ясар­га ки­рәк. Ул буль­вар­ның өс­тен­ле­ге итеп би­ре­дә­ге агач­лар­ны ата­ды. Би­ре­дә бер­ни­чә ял зо­на­сы бу­ла­чак. Скә­ми­я­ле зо­на, ба­ла­лар мәй­дан­чы­гы, мә­дә­ни һәм спорт ча­ра­ла­ры өчен ам­фи­те­ат­ры бул­ган урын. “Та­нар” кли­ни­ка­сы кар­шын­да­гы мәй­дан­да та­гын бер ял итү уры­ны бу­ла­чак. Агач­лар ышы­гы­на эс­кә­ми­я­ләр ку­яр­га план­лаш­ты­ра­лар. Шу­лай ук, буль­вар бу­ен­ча җә­я­ү­ле­ләр һәм ве­ло­си­пед­чы­лар юлы да су­зы­ла­чак. Про­ект­та ма­ши­на кую урын­на­ры да ка­рал­ган. Ә төп ял итү мәй­да­нын­да ко­ры фон­тан ясар­га план­лаш­ты­ра­лар. Мәк­тәп кар­шын­да­гы мәй­дан­да төр­ле күр­гәз­мә­ләр оеш­ты­рыр­га мөм­кин бу­ла­чак. “Шу­лай ук мон­да спорт, ял итү зо­на­сы да яса­ла­чак”, – ди­де Ал­маз Вә­лиул­лин.
Сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­ру­чы­лар өчен тре­на­жер­лар ку­е­ла­чак һәм Скан­ди­на­вия та­я­гы бе­лән йө­рү уры­ны да ка­рал­ган. Ба­ла­лар өчен уен мәй­дан­чык­ла­ры, ком­лык­лар, та­ган­нар яса­ла­чак. Ту­ла­ем ал­ган­да Яшь ле­нин­чы­лар буль­ва­ры ха­лык өчен уңай­лы һәм ма­тур хәл­гә ки­те­рә­лә­чәк. Шу­ңа кү­рә күп­че­лек әле­ге про­ект­ны хуп­ла­ды. 
Яшел­лек­кә өс­тен­лек бир­гән өчен про­ект ав­тор­ла­ры­на рәх­мәт әй­тү­че­ләр дә бул­ды. Буль­вар­ны өч төр­ле ут­лар бе­лән як­тыр­та­чак­лар. Шә­һәр­дәш­лә­ре­без ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­сы ку­яр­га, яшүс­мер­ләр өчен ял уры­ны ясар­га, юл­ны ки­ңәй­тер­гә, яң­гыр суы ага тор­ган ко­е­лар­ны тө­зә­тер­гә тәкъ­дим ит­те­ләр. Про­ект­ны бер­ләш­те­рү­че кон­цеп­ция бул­ма­вы тис­кә­ре бә­я­лән­де. Аны 29нчы та­тар гим­на­зия бе­лән бәй­ләр­гә мөм­кин бу­лыр иде ди­де кай­бе­рә­ү­ләр. Бер укы­ту­чы: “Без­нең гим­на­зи­я­гә ке­рү юлы­на бас­кыч, ике ар­ка ясап, шун­да Ту­фан Миң­нул­лин­га бюст кү­рә­се­без ки­лә”, – ди­де.
Җә­я­ү­ле­ләр өчен юл­га агач җә­ю­не дә шә­һәр­дәш­ләр хуп­лап бе­тер­мә­де. Шә­һәр­дәш­лә­ре кыш кө­не юл­ны кар­дан чис­тарт­кан­да ул бо­зы­ла дип бор­чы­ла­лар. Ал­маз Вә­лиул­лин исә 2015 ел­дан бир­ле мон­дый ма­те­ри­ал­ның кул­ла­ны­лу­ын һәм сый­фа­тын югалт­ма­га­нын әйт­те.
“Без шә­һәр хал­кы­ның фи­кер­лә­рен ишет­тек. Кон­цеп­ция аң­ла­шы­ла, әм­ма аның бе­лән ки­леш­мә­ү­че­ләр дә бар. Шу­ңа кү­рә тәкъ­дим­нәр­не ис­тә то­тып, про­ект­ны эш­ләп бе­те­рер­гә ки­рәк”, – ди­де баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се ва­зый­фа­ла­рын баш­ка­ру­чы Илья Зу­ев. Әле­ге про­ект рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан фи­нанс­ла­на­чак. Әле­гә аның күп­ме­гә тө­шә­сен әйт­мә­де­ләр. Иң мө­һи­ме – баш­ка­рыл­ган эш­ләр ха­лык­ка шат­лык ки­тер­сен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев