Эшмәкәрне талаганнар
Яңалыклар тасмасы

Эшмәкәрне талаганнар

32 яшьлек шәхси кибет хуҗасының кулыннан барсеткасын тартып алып качканнар.

Чаллының Сидровка бистәсендә яшәүче эшмәкәрнең үзе яшәгән йорттан чыгып барганда документлар, банк карталары һәм кәрәзле телефоны салынган барсеткасын тартып алып йөгереп китеп барганнар. Ул автомобилләргә запас частьлар сата торган кибет хуҗасы. Эшмәкәр полициягә үзен талаулары турында хәбәр итә. Каракны эзлөргә тотыналар. Талауда шикләнелеп Бөгелмәдән килгән 17 яшьлек егет тоткарлана.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


полиция

Нет комментариев