Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясендә шторм турында кисәтү игълан итте.

Татарстанда көчле җил һәм буран аркасында шторм турында кисәтү игълан ителде

Бүген кич, 17 февральдә, шулай ук иртәгә төнлә һәм көндез, 18 февральдә, республикада көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Бүген кичке 9дан иртәнге 6га кадәр республика территориясендә җилнең тизлеге секундына – 25, Казанда 22 метрга кадәр җитәчәк.

Моннан тыш, кар, шул исәптән юеш кар, урыны белән карлы яңгыр явачак. Көндез Татарстанның кайбер районнарында көчле явым-төшемнәр көтелә, дип кисәтә синоптиклар.

Буран вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начараячак, юлларда бозлавык һәм кар боткасы барлыкка киләчәк. Иртән һәм көндез республика территориясендә томан төшүе көтелә.

Алдарак хәбәр иткәнчә, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә буран һәм томан вакытында юлларда сак булырга кирәклеге хакында искәрткән иде инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев