Лилия Муллагалиева: «Яңа проектларга юл ачучылар – ирем һәм балаларым»
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева үзенә генә хас моңлы тавышлы җырчы гына түгел, матур җырлар иҗат итүче, балаларын инсафлы, тырыш итеп тәрбияләүче күп балалы әни, уңган хуҗабикә, эшмәкәр дә. Соңгы вакытларда ул үзен журналистика өлкәсендә дә сыный башлады. Әниләр, гаиләләр турында тапшырулар әзерләп тамашачыларга күрсәтте. Җырчы белән әңгәмәбез дә шул хакта.