Чаллыда ковидтан үлгән медиклар истәлегенә чыршылар утырттылар
Йогышлы авырулар госпитале статусында эшләгән вакытта 5 нче хастаханә табиблары 13 меңгә якын кешене коткарып калган.
Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә коронавирус инфекциясеннән вафат булган медицина хезмәткәрләре истәлегенә аллея ясадылар.
Табибларның авыр инфекциягә каршы көрәштә батырлыгы турында зәңгәр чыршылар искә төшереп торачак. Бу хакта Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең Телеграмм-каналында хәбәр ителә.
Хастаханәнең баш табибы Зөфәр Насретдинов сөйләвенчә, акциянең максаты — медицина хезмәткәрләренә COVID-19 инфекциясенә каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт әйтү.
«Стационар хезмәткәрләренә генә түгел, беренче булып пандемия авырлыгын үз өстенә алган 5нче һәм 9нчы хастаханә хезмәткәрләренә дә рәхмәт белдерәбез», — диде ул.
Баш табиб чыршылар утырту өчен урынны озак сайлаганнары турында сөйләде. Аннары стационар территориясендә аллея ясарга булганнар, чөнки монда күбрәк иң авыр хәлдәге пациентлар дәваланган. Йогышлы авырулар госпитале статусында эшләгән вакытта 13 меңгә якын кешене коткарып калганнар.
фото: https://t.me/zdravchelny
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев