Гөлдания Хәйруллина: "Кызым Лилиядән үрнәк алам"
"Беренче эш урыным Казан моторлар төзү заводы булды. Гел тимер -томыр арасында эшләп йөрдем. Кыз фамилиям дә Биктимерова бит минем".
Гөлдания Хәйруллина (Биктимерова) – Сарман районының Саклаубаш авылы кызы. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач Казанга китеп урнаша, заводта эшләгәндә җыр дөньясына кереп китә. Халык мәхәббәтен яулаган җырчыга 1998 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. Бүген ул Чаллының «Эврика» мәдәният үзәгендә эшли. Тамашачылар аны ихласлыгы, гадилеге өчен ярата.
– Ә сез җырчы булырга кечкенәдән хыялландыгызмы?
– Кечкенәдән җырласам да, җырчы булып китәрмен дип уйламадым. Артист булу хыялы да юк иде. Бәләкәйдән тимерче булып эшләүче әтием янында кайнаштым. Беренче эш урыным Казан моторлар төзү заводы булды. Кыз фамилиям дә Биктимерова бит минем. Гел тимер -томыр арасында эшләп йөрдем. Шунда йөргәндә Аллаһы Тәгалә сәхнәгә юлны үзе ачты.
– Лилияне сезнең аркада җырчы булды дип сөйлиләр.
– Кызыбыз кечкенәдән мөстәкыйль булып үсте. Мәктәпкә, цирк студиясенә үзе йөрде. Безгә һәрвакыт: «Сезнең исем белән таныласым килми», – дия иде. Шуңа күрә җырлау стилен дә үзе сайлады. Аның тормышта да, сәхнәдә дә үз юлы. Кирәк икән «Гөлҗамал»ны да, кирәк икән эстрада җырларын җырлый. Америка, Канада, Төркиягә барып Сабантуйларда татар халык җырларын башкарды. Инглиз телен камил белә, Американың төрле штатларында үзе эш табып, эшләп кайтты. Бүгенге көндә иҗат һәм тормыш мәсьәләләре буенча да ул алдан бара, ә мин Лилиядән үрнәк алам, аның белән киңәшәм. Ул бик күп эшли, төрле өлкәләрдә үзен сыный һәм аның бар эше уңышлы килеп чыга. Мин яшьләр акыллырак дип уйлыйм. Лилия белән вайннар төшерә башладык. Башта курыккан идем, халык яратырмы дип... Күпчелеге яратты, хэйтерлар да очрый инде.
Тулы интервьюны газетабызның алдагы саннарында укый алырсыз. Безнең белән калыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев