23 декабрь 2014 яңалыклары
-
Эшмәкәрләр очраша
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев Open Sity кунакханәсендә Чаллының 50 эшмәкәре белән очрашты. Әңгәмә "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында барды. Наил Гамбәр улы әлеге фикер алышуның әһәмиятен ассызыклады. - Бүгенге катлаулы сәяси һәм икътисадый вазгыятьтә безгә үзара хезмәттәшлекне тагын да ныгытырга кирәк. Бергәләп алынганда гына алда торган...
-
Елның соңгы сессиясе
Шәһәр советы депутатлары чираттагы XXXVI утырышларын үткәрделәр. Аның көн тәртибенә сигез сорау куелды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфинур Галиәкбәрова тәкъдим иткән документларның берсе агымдагы елда шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү иде. Бу муниципаль казнага өстәмә акча килү белән бәйле. Ул 195 миллион сум тәшкил итә. Шуның 51 миллионы салымнан, ә...
-
Чаллы дәрәҗәле исемлектә
Татарстан Республикасының иң төзек торак пунктлары билгеле булды. Халкы 100 меңнән артык булган шәһәрләр номинациясендә Яр Чаллы икенче урынга лаек булды. Әлмәт беренче, Яшел Үзән өченче дип табылды. Беренче урын өчен I дәрәҗәдәге диплом һәм 1 миллион 130 мең сум акча тапшырылды.
-
Кыш бабай “Жемчужина”га килде
Бу көннәрдә шәһәребез предприятиеләре һәм оешмалары ел буе тансыклап көтеп алган иң кадерле кунакны - Бөек Устюгтан килгән Кыш бабайны каршы ала. "Жемчужина" санаторие колективы да шундый бәхетлеләр исемлегендә. "Бездә бүген искиткеч матур бәйрәм. Кыш бабай барыбызны да Яңа 2015 ел белән котлады, бүләкләр өләште. Ап-ак кар бөртекләре белән бизәлгән...
-
Чаллылылар – “алтын йөзлек” тә
Чаллылылар Татарстан эшмәкәрләренең "алтын йөзлеге" нә керде. 19 декабрь көнне «Уникс» мәдәни-спорт үзәгендә "Ел эшмәкәре: алтын йөзлек- 2014" дип исемләнгән республикакүләм бәйгегә йомгак ясалды. Татарстанның иң яхшы 100 эшмәкәре исемлегенә түбәндәге 8 шәһәрдәшебез керде: «Гран при» типографиясе директоры Евгений Ивлев, «Машдеталь» заводы директоры Рәшит Миннебаев, "Чаллы" индустриаль паркы учредителе Алексей...