Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Елның соңгы сессиясе

Шәһәр советы депутатлары чираттагы XXXVI утырышларын үткәрделәр. Аның көн тәртибенә сигез сорау куелды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфинур Галиәкбәрова тәкъдим иткән документларның берсе агымдагы елда шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү иде. Бу муниципаль казнага өстәмә акча килү белән бәйле. Ул 195 миллион сум тәшкил итә. Шуның 51 миллионы салымнан, ә...

Шәһәр советы депутатлары чираттагы XXXVI утырышларын үткәрделәр. Аның көн тәртибенә сигез сорау куелды.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфинур Галиәкбәрова тәкъдим иткән документларның берсе агымдагы елда шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү иде. Бу муниципаль казнага өстәмә акча килү белән бәйле. Ул 195 миллион сум тәшкил итә. Шуның 51 миллионы салымнан, ә 144 миллион сум бюджетара алмашу нәтиҗәсендә кергән. Депутатлар өстәмә керемнәрне исәпкә алып, планлаштырылган шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертүне хупладылар.

Чаллыда алдагы елдан "Сәламәтлек" исемле муниципаль автоном учреждение төзелүен дә кирәк дип таптылар. Анда айныткыч та булачак. Моңа кадәр шәһәрдә исерекләрне эчке эшләр идарәсе каршындагы айныткычка китерәләр иде. Дөресрәге, ул кәгазьдә бар, чынлыкта үз функциясен күптән югалткан. Хәзер медицина ярдәме күрсәтеләчәк яңа айныткыч сәрхушләрне дәвалау белән дә шөгыльләнәчәк.

Сессиядә депутатлар яңа трамвай линиясе ачылгач, андагы тукталышларга бирелгән исемнәрне дә хупладылар.

Депутат Илдус Камалов 110нчы универсам каршындагы агачларны кисү проблемасын күтәрде. Ул төзелеш өчен җир бүлеп бирүләргә җитди карарга чакырды.

Халык ышанычлылары корпусы алдында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев чыгыш ясап, Яр Чаллының икътисадый яктан үсеше өчен эшләргә кирәк, дип ассызыклады. "Киләсе 2015 ел авыр булачак, - диде җитәкче. - Без моны хәзер үк сизәбез. Әлбәттә, беркемнең дә кризиста яшисе килми. Алдагы елда шәһәр яшәсен һәм эшләсен өчен, безнең сәяси иркебез, акылыбыз һәм күпмедер дәрәҗәдә салкын канлылыгыбыз җитәр".

Наил Мәһдиев белдерүенчә, 2015 елда Яр Чаллыга республика бюджетыннан юлларны ремонтлау өчен - 1 миллиард, "КАМАЗ" футбол стадионын төзекләндерергә 200 миллион, Җиңү паркын реконструкцияләүгә - 100 миллион һәм җир асты кичүләренә капиталь ремонт ясау өчен 36 миллион сум акча бүлеп бирелә. Алдагы елда шәһәрдә 6 балалар бакчасы һәм күп функцияле үзәк төзелеп файдалануга тапшырылачак. Республика программасы буенча 6 мәктәпне төзекләндерәләр.

Утырыш ахырында башкарма комитет җитәкчесе депутатларны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде, депутат эшчәнлегендә уңышлар теләде.

Илдар ИСЛАМОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев