Чаллылылар – “алтын йөзлек” тә
Чаллылылар Татарстан эшмәкәрләренең "алтын йөзлеге" нә керде. 19 декабрь көнне «Уникс» мәдәни-спорт үзәгендә "Ел эшмәкәре: алтын йөзлек- 2014" дип исемләнгән республикакүләм бәйгегә йомгак ясалды. Татарстанның иң яхшы 100 эшмәкәре исемлегенә түбәндәге 8 шәһәрдәшебез керде: «Гран при» типографиясе директоры Евгений Ивлев, «Машдеталь» заводы директоры Рәшит Миннебаев, "Чаллы" индустриаль паркы учредителе Алексей...
Чаллылылар Татарстан эшмәкәрләренең "алтын йөзлеге" нә керде. 19 декабрь көнне «Уникс» мәдәни-спорт үзәгендә "Ел эшмәкәре: алтын йөзлек- 2014" дип исемләнгән республикакүләм бәйгегә йомгак ясалды.
Татарстанның иң яхшы 100 эшмәкәре исемлегенә түбәндәге 8 шәһәрдәшебез керде: «Гран при» типографиясе директоры Евгений Ивлев, «Машдеталь» заводы директоры Рәшит Миннебаев, "Чаллы" индустриаль паркы учредителе Алексей Миронов, "Броско" компаниясе директоры Алла Семенова, "Тулпар" холдинг компаниясе директоры Наиль Сулейманов, Keep Vision ИТ-парк проекты җитәкчесе Рахимян Тимерханов, "Конкор-Оптика" компаниясе директоры Максим Федоров, "Болгар-сыра" компаниясе директоры Руслан Якушев.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов эшмәкәрләрне ихлас күңелдән ирешкән уңышлары белән котлады. «Бизнес-атна кысаларында җыелып сөйләшүебез очраклы гына түгел. Без бүген узган чорда башкарылган эшебезгә йомгак ясау белән бергә, дәүләт даирәләренең кече һәм урта эшмәкәрлеккә йөз белән борылуын да билгеле бер уңышыбыз буларак билгеләп үтәбез. Ләкин безнең иң зур җиңүебез үзара хезмәттәшлектә, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләүдә икәнен онытмыйк. Бүгенге бәйрәм моңа менә дигән дәлил."
Бәйгегә йомгак ясау кысаларында шулай ук эшмәкәрләр өчен мастер-класслар оештырылды. Бу өлкәдә җиңүләргә ирешкән җитәкчеләр үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кризис чорында ничек итеп бизнесны саклап калу турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев