Кыш бабай “Жемчужина”га килде
Бу көннәрдә шәһәребез предприятиеләре һәм оешмалары ел буе тансыклап көтеп алган иң кадерле кунакны - Бөек Устюгтан килгән Кыш бабайны каршы ала. "Жемчужина" санаторие колективы да шундый бәхетлеләр исемлегендә. "Бездә бүген искиткеч матур бәйрәм. Кыш бабай барыбызны да Яңа 2015 ел белән котлады, бүләкләр өләште. Ап-ак кар бөртекләре белән бизәлгән...
Бу көннәрдә шәһәребез предприятиеләре һәм оешмалары ел буе тансыклап көтеп алган иң кадерле кунакны - Бөек Устюгтан килгән Кыш бабайны каршы ала. "Жемчужина" санаторие колективы да шундый бәхетлеләр исемлегендә.
"Бездә бүген искиткеч матур бәйрәм. Кыш бабай барыбызны да Яңа 2015 ел белән котлады, бүләкләр өләште. Ап-ак кар бөртекләре белән бизәлгән зәңгәр чанасына Кар кызын да утыртып, Бөек Устюгтан килеп җитте. Без аны татлы чәк-чәк белән каршы алдык. Санаторийда дәваланучы балалар иң матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Кыш бабай рәхәтләнеп күңел ачты. Балалар белән шау-гөр килеп, аллы-гөлле утлары балкып торган сылу чыршы тирәли әйләнде. Әле тылсымлы таягыннан җем-җем утлар чыгарып, биеп тә күрсәтте. Без дә үзен бүләксез калдырмадык. Балалар үз куллары белән ясалган уенчыклар әзерләгән иде. Ә өлкәннәр бүләк иткән татлы чәк-чәк тә Кыш бабайның күңеленә хуш килде", - дип, куанычларын уртаклаштылар "Җемчужина" саноторие хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев