Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшмәкәрләр очраша

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев Open Sity кунакханәсендә Чаллының 50 эшмәкәре белән очрашты. Әңгәмә "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында барды. Наил Гамбәр улы әлеге фикер алышуның әһәмиятен ассызыклады. - Бүгенге катлаулы сәяси һәм икътисадый вазгыятьтә безгә үзара хезмәттәшлекне тагын да ныгытырга кирәк. Бергәләп алынганда гына алда торган...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев Open Sity кунакханәсендә Чаллының 50 эшмәкәре белән очрашты.

Әңгәмә "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында барды. Наил Гамбәр улы әлеге фикер алышуның әһәмиятен ассызыклады.

- Бүгенге катлаулы сәяси һәм икътисадый вазгыятьтә безгә үзара хезмәттәшлекне тагын да ныгытырга кирәк. Бергәләп алынганда гына алда торган бурычлар, проблемалар да җиңелрәк хәл ителә. Шуңа күрә кемгә нинди ярдәм кирәген уртага салып сөйләшик. Ике арадагы мөнәсәбәтләр һәрчак ачык һәм ышанычлы булсын, - диде.

Әлеге мөһим очрашуны эшмәкәрләр порталы белән берлектә республикакүләм танылган бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X