Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәшит Ваһапов фестивале рекорд куйды

Яшь башкаручылар конкурсында катнашучылар саны 97гә җитеп, 2013 ел белән чагыштырганда 3 тапкырга артты (ул вакытта конкурста 33 кеше катнашкан иде). Бу көннәрдә Казанда конкурсның йомгаклау турлары бара. Яшь җырчылар "халыкчан башкару", "академик җырлау", "эстрада", "вокаль ансамбль" юнәлешләрендә талантларын күрсәтә.


Абруйлы жюрины исә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакиров җитәкли.

Җиңүчеләр тантаналы рәвештә 18 майда, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, Ваһапов фестиваленең Гала-концертында игълан ителә.

Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауретлары арасында Рөстәм Асаев, Марсель Вәгыйзов, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Руслан Сәйфетдинов, Ришат Төхвәтуллин кебек талантлы яшь җырчылар бар.

Быел 11нче тапкыр үтүче фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев