Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Давай поженимся" тапшыруын алып баручысының кызы кияүгә чыга

"Давай поженимся" тапшыруын алып баручысы, Россиядә билгеле яучы Роза Сабитованың 22 яшьлек кызы Ксения, ниһаять, кияүгә чыга.

Бүген Беренче каналда бара торган "Мужское и женское" тапшыруында Александр Гордонга Роза һәм Ксения үзләре бу турыда сөйләде. Роза гаилә бизнесы өчен юрист кирәк иде, ди. Ниһаять, аның теләге кабул булган. Кияү Андрей юрист булып эшли, яртылаш татар, яртылаш яһүд. Кияү егетнең әлегә аерым торырга урыны юк икән. Шулай да Ксения туй күлмәге алып куйган инде.

Тапшыру азагында яшь парны котларга Роза Сабитованың дусты җырчы Наилә Фатыхова чыкты. Яшьләргә Роза бал каптыргач, Наилә "Умырзая" җырын җырлап алды. Шуннан соң "Әй, икегез" җырына бөтен студия рәхәтләнеп татарча биеде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев