Бөек шагыйрьнең яңа китабы
Казандагы "Хозур" нәшрият йорты татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның "...Мин кулыма Китап алам" дип исемләнгән китабын бастырды.
26 апрель көнне Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан күптөрле чаралар үткәрелә. Тарихка татар әдәбиятына нигез ташы салучыларның берсе буларак кереп калган шагыйрь әсәрләренең теле хәзерге татар әдәби теленең нигезен тәшкил итә.
Яңа нәшер ителгән китапта Тукайның дини темага язылган төрле шигырьләре, аның иҗатын өйрәнгән билгеле татар галимнәренең мәкаләләре урын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев