26 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Авыручылар саны арткан
Шәһәрдә кискен респиратор вирус инфекциясен йоктыруның 6373очрагы теркәлгән, грипп очраклары юк.
-
Мәләкәс аръягында яңа шугалак
Шәһәрдә күмәк шуу өчен 5 шугалак, 2 чаңгы трассасы эшләячәк.
-
Үзенчәлекле мәктәп ачыла
Чаллыда квадрокоптерларны очырту буенча мәктәп ачылачак.
-
«Ак калфак»лылар очрашты
ТР «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге күренекле шәхесләр белән очрашулар оештыра башлады.
-
Җир өсте кичүе ачылды
Чаллыда М-7 трассасы аша «Гидростроитель» һәм «Заря» бакчачылык ширкәтләре янында җир өсте кичүе сафка басты.
-
Күпер ябыла
Гостев урамындагы Мәләкәс аша күпер 2022 елның гыйнварында ябылачак.
-
Җитешсезлекләр ачыкланды
48/20 йортында булган шартлаудан соң шәһәр прокуратурасы газ челтәрләренә дөрес хезмәт күрсәтү һәм эксплуатацияләү буенча тикшерүләр белән йөрде.
-
«Төлкедән калды, грипптан юк»
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районында кош гриппы чыганагы ачыклану сәбәпле карантин кертү турында указга кул куйды. Аның буенча карантин зонасына Тукай һәм Минзәлә районнарының 34 авылы, шулай ук Чаллы да керә.
-
Мәскәүдән шалтыратып алдаганнар
Күпме генә язылса да мошеникларның кармагына кабучылар адым саен очрап тора. Шушы көннәрдә алардан ике чаллылы зыян күрде.
-
Әниләр көненә багышланган җиңүчеләр билгеле
«Шәһри Чаллы» газетасының Инстаграм аккаунтында Әниләр көненә багышланган бәйге үтте. Аның кысаларында язылучыларыбыз әниләренең мавыгу-шөгыльләрен видеога төшереп җибәрде. «Минем әнием булдыра!» бәйгесендә Чаллыдан һәм Татарстанның төрле районнарыннан төрле яшьтәге 7 кеше катнашты.
-
Сөт ризыкларын дөрес саклыйсызмы?
Кибеттән сөт сатып алганда шуны истә тотыгыз: пастеризацияләнгән сөтне кайнатмыйча да эчәргә була, ә калганнарын кайнатып кына эчәргә мөмкин.
-
Чаллылылар чүлмәк сәнгате нигезләре белән таныштылар
1 нче балалар сәнгать мәктәбендә 7 нче «Миләшкәй» балалар бакчасының «Чагылыш» гаилә үсеше студиясе проекты кысаларында чара узды.
-
Чаллы студентлары «Тикшерү алып барыла» квестында катнашачак
Хәзерге вакытта коррупциягә карата студентларның тискәре фикерен үстерүнең төрле ысуллары бар. Әмма иң яхшы стандарт булмаган алымнарның берсе – яшьләр квестларын оештыру.
-
«Уку натюрморты» – иң яхшы эш
2 нче балалар сәнгать мәктәбендә Рәсем сәнгате буенча IV республика олимпиадасы кысаларында «Уку натюрморты» дигән беренче конкурс сынавы узды.
-
Чаллы пенсионерларын алдап акча урлау очраклары турында кисәтәләр
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларны алдап акча урлауның яңа төре – «иминият тупланмаларын кире кайтару турында» ялган мәгълүмат белән e-mail хатлары турында кисәтә.