Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдән шалтыратып алдаганнар

Күпме генә язылса да мошеникларның кармагына кабучылар адым саен очрап тора. Шушы көннәрдә алардан ике чаллылы зыян күрде.

Аларның берсе шәхси оешмада эшләүче 29 яшьлек хатын-кыз. Аның телефонына: “Сезнең исемгә ялган кредит рәсмиләштерелгән, әлеге проблеманы хәл итү өчен акча кирәк”, - дип шалтыраталар. Кул астында тиешле суммасы булмагач, шәһәрдәшебез 633 мең сум күләмендә кредит ала һәм аны өлешләп мошенниклар әйткән счетка күчерә. Шундый ук ысул белән 55 яшьлек тагын бер хатын-кызны алдыйлар. Ул билгесез шалтыратучыларга банктан займ алып 438 сум акча җибәрә. Әлеге фактлар буенча 159 маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылды. Мошенникларның телефон номеры Мәскәүдә теркәлгән.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенники