Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Төлкедән калды, грипптан юк»

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районында кош гриппы чыганагы ачыклану сәбәпле карантин кертү турында указга кул куйды. Аның буенча карантин зонасына Тукай һәм Минзәлә районнарының 34 авылы, шулай ук Чаллы да керә.

Чыганак урыны булып Калмаш авылындагы «Фролов» крестьян-фермер хуҗалыгы биналары урнашкан территория тора. Аларга «Хусаинова» крестьян-фермер хуҗалыгы да янәшә урнашкан.
5 километр радиустагы Калмаш, Югары Байлар авылларындагы, Яңа поселогы, 10 километр радиустагы Игенче, Яңа Байлар, Күзкәй, Сосновый Бор, Шилнәбаш, Татарстан поселогы, Сәмәкәй, Күгәш, Чыршылы, Иске Байлар, Таулар, Малтабар, Калмия, Боерган, Колыш, Кырныш, Ильбухтино, Кече Шилнә, Олы Шилнә, Әҗмәкәй, Иске Гәрдәле, Яңа Сарайлы авыллары белгечләр күзәтүе астында булачак. 
Чыганак ачыкланган территориядә чит кешеләргә керү, кош-корт, йомырка кертү, алып китү һәм сую тыела. Шулай ук кошларның азыгын, каурыйларын территориядән читкә чыгарырга, транспорт белән керергә яки чыгарга ярамый.
Тукай районында кош гриппы ачыкланган КФХ милекчеләренә барлык югалтуларны кайтарачаклар. ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе хәбәр итүенчә, инфекция учагын бетерү буенча йомгаклау чаралары үткәрелде. Әлеге авыру чыгуның сәбәбе билгесез. Предприятияләрдә дезинфекция чаралары үткәрелә. 
«Фролов» һәм «Хусаинова» КФХ территорияләрендә 52 мең баш бытбылдык, 1062 баш каз, 171 килограмм бытбылдык ите һәм 48 мең йомырканы юк иткәннәр. 
Калмаш, Югары Байлар авылларында, Яңа поселогында яшәүче кешеләрнең 1479 баш кошны бетергәннәр. Бу чара әлеге авыруның районда таралуына юл куймау максатыннан эшләнгән. Биредә яшәүчеләрнең кайберсе белән без дә очрашып сөйләштек.
Рәзинә Шакирҗанова гомере буе кош-корт тоткан. Бу җәй көне дә ул 20 яшь тавык сатып алган булган.
– Мин аларны 250 сумнан сатып алдым, йомырканы хәтәр күп салалар иде. Кышка да үзләрен шуның өчен калдырдым. Гаиләбез зур, балаларга да өлеш чыгарырмын дип уйлаган идем, булмады, – ди ул. – Ветеринарлар башта укол кададылар, капчыкка салдылар да алып киттеләр. Үз кулларым белән бирә алмадым, картым чыгарды. Сарай бушап калды, бер терлек тә юк, ичмасам, тавыкларым янына кереп, аларны ашатып, сөйләшеп йөри идем.
Тормыш иптәше Раушан абый әйтүенчә, ничә тавык алынганын язганнар, ул тиешле кәгазьләргә кулын куйган. Шакирҗановлар компенсация алып булыр дип өметләнәләр.
Мәүлидә апага 80 яшь. Олы яшьтә булуына карамастан, ул да тавыклар тоткан. 
– Төлкедән калдылар, грипптан кала алмадылар. Җәй буе төлке алып китеп барды, 20 тавыктан 15 генә калган иде инде. Насыйп булмады. Алырга дип килгәч, бирдем инде, нишлисең бит. Яшереп тотып та булмый. Чире бик куркыныч диләр, Аллаһ сакласын кешегә күчсә, нишләрсең? – ди ул.
Белгечләр әйтүенчә, кош гриппының бөтен штаммнары да кешегә күчми. Күчкән очракта да ул гадәти грипп кебек уза. Кешенең башы авырта, борыны тыгыла, сулыш алу авырая, тән температурасы күтәрелә. 
Гади грипптан та, кош гриппыннан да өзлегүләр булырга мөмкин. Тик ул коронавируска караганда бик сирәк очракта гына була. Авыруны җиңелрәк үткәрү өчен, грипптан вакцина ясарга һәм профилактика чараларын күрергә кирәк. 
 Тукай районында йорт кошларын кабаттан дүрт айдан соң гына асрый башларга ярый. Район хакимияте халык бу таләпне аңлар дигән ышаныч белдерде, чөнки кош гриппын уртак тырышлык белән генә җиңәргә мөмкин. 

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация