Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әниләр көненә багышланган җиңүчеләр билгеле

«Шәһри Чаллы» газетасының Инстаграм аккаунтында Әниләр көненә багышланган бәйге үтте. Аның кысаларында язылучыларыбыз әниләренең мавыгу-шөгыльләрен видеога төшереп җибәрде. «Минем әнием булдыра!» бәйгесендә Чаллыдан һәм Татарстанның төрле районнарыннан төрле яшьтәге 7 кеше катнашты.

Бәйгегә  беренче булып Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылыннан Гөлүсә Сибатова видео җибәрде. Аның әнисе – Тукай районы Боерган авылыннан Фәния апа Салихова. Кызы аның гаҗәеп матур шөгыленә багышлап шигырь дә иҗат иткән.
Ул чиккән мендәр тышлары 
Бирнә булды кызларга.
Төннәр буе чигү чикте
Салкын озын кышларда.
Исеме кем диярсез? 
Салихова Фәния.
Минем әнкәй дусларым,
Шундый һөнәргә ия. (…)
Икенче катнашучы – Актаныштан Рузилә Яппарова. 
«Әнием Ильфира Вәлиева Актаныш районы, Илчебай авылында яши. Аңа –55 яшь. Ул бәйләргә ярата. Аның оекларының җылылыгын бер нәрсә дә алыштыра алмый! Каз-үрдәкләр, тавыклар тота, сыерлар асрый, кыскасы, бәйге исеменә туры килә. «Минем әнием бар нәрсәне дә булдыра!» – дип язды Рузилә.
Өченче катнашучы – Кама-Тамагы районыннан Гөлинә Зыятдинова.
«Әнием Венера исемле. Китапханәче булып эшли, матур итеп шигырьләр дә яза. Тормыштан ямь таба белүе безгә өлге», – ди кызы Гөлинә. Видеода Венера ханым үз шигырен укыды:
Бәхетне һәр кеше аңлыйдыр үзенчә,
Эченә күп мәгънә җыйган бу төшенчә.
Бәхет ул – бер йотым сусасаң,
Күңелне юатыр җылы сүз юлласаң. 
Бәхет ул – ишетсәң туган як моңнарын,
Иңеңдә тойганда әнкәең кулларын.
Бәхет ул – күз нурың «Әннә» дип әйткәндә.
Бәхет ул – сөйгәнең зарыгып көткәңдә
Бәхет ул – бәхет ул шундый зур төшенчә, 
Бәхетне һәр кеше  аңлыйдыр үзенчә.
Дүртенче катнашучы – Асылъяр Хәсәнова. «Әнием Миләүшә исемле. Ул Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбендә укытучы булып эшли. Һәр эшкә дә уңган, булган кеше ул. Шигырь-хикәяләр дә яза, тәмле ризыклар да пешерә», – дип язды кызы. Хәзер халык календаре буенча «кәбестә ае». Миләүшә ханым да видеода кәбестә тозлады. 
Бишенче катнашучы –  Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан Самат  Галимҗанов.  Ул бик матур бантиклар ясаучы әнисе Гөлназның кул эшләрен видеога төшереп җибәрде.
Алтынчы катнашучы – Инзилә Харисова. Ул Актаныш районы Татар Суыксу авылында яшәүче әнисе Гарипова Әнудәнең яраткан шөгыле турында видео җибәрде. 
«Әниемнең чәчәк дөньясын сезгә тәкъдим итәсем килде. Аның бакчасына керсәң, матурлык дөньясына чумасың. Чәчәкләре берсеннән-берсе матур! Анда нинди генә чәчәкләр үсми: розалар, кашкарыйлар, ап-ак ромашкалар, аллы-гөлле лаләләр, төрле төстәге лилияләр шаулап утыралар. (...) Кулларыннан нурлар тама, бигрәк уңган. Әниебез һәркемгә үрнәк! Дөньяларыбыз да шулай шау чәчәккә кумелсен иде», – дип яза Инзилә Харисова.
Соңгы, җиденче видео Гүзәлия Салиховадан килде. «Җир йөзендәге иң кадерле кешем, газиз әнием – Гөлирә Мингалиева. Ул Чаллыда яши. «Камаз-Энерго» җәмгыятендә электромонтер булып эшли. Буш вакытларында күңел җылысын кушып, матур һәм бик уңайлы мунчалалар бәйли. Аның кул эшләрен кулланган кешеләр сөенә, үзен рәхмәт әйтеп искә ала.  Әниемә ныклы саулык телим. Әни, син булганда гына дөнья, ямьле!» 
Җиңүчене тавыш бирү юлы белән рәсми сайтыбызда ачыкладык. 
Беренче урынга, 200дән артык тавыш туплап, Гөлүсә Сибатова лаек булды. 
Кызганычка каршы, әнисе Фәния апа бу сөенечле хәбәрне, котлауларны ишетә алмады. 19 нчы ноябрь көнне ул мәңгегә арабыздан китеп барды. Аны искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен, урыны җәннәт түрләрендә булсын! 
Гөлүсә ханым вәгъдә ителгән бүләк – «Рәхмәт» кибетеннән чуклы, матур яулыкка лаек булды.
Калган катнашучыларга да истәлекле бүләкләр – «Татар халык ашлары» дигән бай эчтәлекле һәм матур китаплар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең проект