Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы студентлары «Тикшерү алып барыла» квестында катнашачак

Хәзерге вакытта коррупциягә карата студентларның тискәре фикерен үстерүнең төрле ысуллары бар. Әмма иң яхшы стандарт булмаган алымнарның берсе – яшьләр квестларын оештыру.

9 декабрь көнне 15:00 сәгатьтә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында, «Нур» яшьләр үзәгендә «Тикшерү алып барыла» дигән шәһәр интеллектуаль-мәгълүмат квесты узачак.
Квестта шәһәрнең югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары командалары катнашачак. Әлеге чараның максаты – студентларның игътибарын коррупция проблемаларына җәлеп итү һәм яшьләрнең интеллектуаль ял рәвешләрен популярлаштыру.   
Катнашучылар чын детективларга әвереләчәк һәм алар алдында коррупционерның кем булуын дөрес итеп билгеләү бурычы торачак. Биремне тизрәк һәм дөрес итеп башкарган командалар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар, ә калганнары – катнашучы сертификатлары белән бүләкләнәчәк.  
Оештыру комитеты гаризаларны 2021 елның 5 декабренә кадәр кабул итә. Квестта катнашу өчен гариза тутырырга һәм mcnur@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Шулай ук бу көнне коррупциягә каршы тематикага «Намуслы буын» дигән шәһәр конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын игълан итәчәкләр.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр