Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гөлчәчәк Титова: «Кыямәт көне якынлашуның бер билгесен күрдем»

«Шәһри Чаллы»да «Җомга иртәсе» тапшыруын алып баручы Гөлчәчәк Титова гомрә хаҗыннан тәэсирләре белән бүлеште.

Узган елның октябрь аеннан «Шәһри Чаллы»да яңа проект – «Җомга иртәсе» тапшыруы эшләп килә. Дин белгечләре анда тәфсилләп Ислам нигезләре белән таныштыра. ВКонтакте төркемендә туры эфирдагы әңгәмәләрне алып баручы – тәҗрибәле журналист, эшмәкәр, бүгенге көндә «Ак мәчет» мәдрәсәсе каршында гарәп телен өйрәнүче Гөлчәчәк Титова. Ул күптән түгел гомрә хаҗыннан кайтты. Шул уңайдан тапшыруга кунак итеп аның үзен чакырдык. Изге сәфәре, тәэсирләре, гомрә хаҗының төп хаҗдан аермасы турында сораштык.

– Андагы 25 градус кызудан мондагы буранлы, салкын кышка кайту авыр булмадымы? 
– Киткәндә монда 12-15 градус салкын иде. Барып төштек Истамбулга, анда 2-3 градус җылы иде. Джиддада 25-26 градус җылы. Йомшак кына күчеш, без аны хәтта сизмәдек тә. Артык кызу, челләгә эләкмәдек. Монысы да АллаҺы Тәгаләнең бер рәхмәте. Әнием 12 ел элек хаҗ кылган иде. Алар декабрьдә барды, кызудан бик нык интеккәннәр. Сезгә нинди яхшы һава шартлары булды, ди. Гомрәне дә шулкадәр җиңеллек белән кылып чыктык, әлһәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә кабул кылсын.

– Узган ел җәй син олы хаҗда да булдың. Бу ике сәфәр нәрсәсе белән аерыла?
– Болар икесе дә гыйбадәт. Хаҗ ул фарыз, динебезнең 5нче баганасы. Финанс һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлеге булган кешеләр өчен бу мәҗбүри гамәл. Ә гомрә ул теләгең буенча башкарыла торганы. Гомрә – хаҗның бер этабы. Чөнки хаҗда да без беренче итеп гомрәне кылабыз – ихрам халәтенә керәбез, ниятлибез, Кәгъбатулла янында тәваф кылабыз, 7 тапкыр әйләнәбез, тәваф намазларын укыйбыз, Сафа-Мәрва арасында йөрибез, аннан чәчләребезне кисеп, ихрам халәтеннән чыгабыз. Бу хаҗ алдыннан кылына. Гомрәдә дә без шушы ук әйберләрне эшлибез. Хаҗда гомрәдән соң әле башка этаплар бар. Хаҗны без конкрет көннәрдә генә кылабыз. Аны теләсә кайсы вакытта кылып булмый. Узган елны ул июнь аена туры килде, аннары һаман күчеп барачак – Корбан гаетенә ориентлашырга мөмкин. Анда Минада яшисең. Догада гына тора торган Гарәфә көне бар. Мөздәлифәдә кунасың бер төн, кыскасы, аның үз процедурасы бар. Гомрәгә исә теләсә кайсы вакытта үз теләгең белән барасың, дога кыласың, 

– Гомрәнең көннәре дә азрак шикелле?
– Олы хаҗда да сайлап алу мөмкинлеге бар – ике атна була аласың һәм бер ай. Түләү шул ук иде. Әллә тагын бара алам, әллә юк дип, мин бер айны сайладым. Баргач баргач инде җиренә җиткереп, гыйбадәтләрне кылып, күрәсе җирләрне күреп, эшлисе гамәлләрне кылып кайтырлык булсын дип. Ә гомрәне бер көнне тәмамларга була – самолетта Микат узганда ихрам халәтенә керәсең, ниятлисең, киләсең, кыласың. 

– Гөлчәчәк, бу сәфәргә нинди максат белән бардың?
– Күпчелек гыйбадәт өчен дип барасың. Мәсәлән, Әл-Хәрам мәчетендә бер укылган намазга мең савап каралган. Хаҗда булганда максат икенче – хаҗга хәлне калдырырга кирәк. Безгә көчегезне, сәламәтлегегезне саклагыз дигәннәр иде. Китәр вакыт җиткәндә генә аңлый башлыйсың, синең монда соңгы көннәр, соңгы сәгатьләр. Һәр минутны гыйбадәттә һәм файдага уздырырга дип уйлыйсың. Минем күңелемдә шулчаклы калган иде ул, нидер эшләнеп бетмәгән сыман. Аллаһы Тәгалә мөмкинлек бирде, ә мин моның һәр минутын, секундын файдага уздыра алдыммы дип уйладым. Шуңа гомрәгә килергә, тагын бер шушы урыннарда булырга, намазны булдыра алганча мәчеттә укырга, Коръән укырга, догалар кылырга зур теләк туган иде. 

– Димәк, теләгең кабул булды?
– Әйе. Мин инде хаҗдан кайткач интервьюда әйткән идем, анда теләкләрне язып барырга кирәк дип. Гомрәгә әзерләнгәндә шул блокнотны ачтым да карыйм, моның бит инде күбесе кабул булган! Аллаһы Тәгалә бу догаларны инде кабул иткән. Сызып, яңаларын өстәдем. Күп кеше миңа теләкләрен язып җибәрде, аларныкы да кабул булды. Бу юлы да блокнотка яңа битләр өстәдем.

– Теләк язучылар мөселманнар гынамы, әллә дингә яңа якынаючылар да бармы?
– Төрле кешеләр, мин гомумән белмәгәннәр дә бар иде. Интернет аша «Сез шунда икән, безнең өчен дә дога кылыгыз әле» дип язучылар, моннан биреп җибәрүчеләр булды. Фатир сораудан алып сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәткә (с.г.в.) сәламемне җиткер дигән теләкләргә кадәр бар иде. Диндә кемнең нинди дәрәҗәдә икәнлеге шуннан күренә инде.

– Теләкләрдә чикләүләр юкмы?
– Юк. Без дөнья өчен дә, ахирәт өчен дә сорый алабыз. Аллаһы Тәгалә – бирүче. Бар теләкләрне дә укыдым. Бәлки бу кешегә Аллаһы Тәгаләгә якынаюга бер сәбәп булыр.

– Барыр алдыннан носки алып барып, хәер итеп өләшәм дигән идең. Башкарып чыгып булдымы?
– Хаҗга бөтен дөньядан мөселманнар килә. Шаккатып кайткан идем. Без бик комфортта яшибез, аңламыйбыз гына. Без шушы җирлектә дөньяга килгәнбез, шушында яшибез. Әле зарланабыз, теге җитми, бу җитми дип. Ә чагыштырып карасаң, хәтта носкиның ни икәнен дә белмәгән кешеләр бар. Миндә носки булса да алып барып, хәер өләшү теләге туды. Әлһәмдүлилләһ, тараттым. Хаҗда да инвалид коляскасында килүчеләр бар иде, гомрәдә аеруча алар күп, озатып йөрүчеләр белән килгәннәр. Андыйларга да бирдем. Хаҗда чагында ук хәзрәт сәдака бирергә өйрәтте. Изге урында яхшы гамәлең өчен савабы йөз мең, тик начар гамәл өчен, ялгыш кына кылсаң да, шул ук күләмдә гөнаһ языла. Шуңа көн дә кошелекта күпме вак акча җыела, шуны сәдака итеп өләшеп бетереп бара идек.

  

– Статусларыңнан күреп тордык, төрле илләрдән мөслимәләр белән аралаштың. Телне белмәү комачауламадымы?
– Интернетка кушылган телефоның булса, бүгенге көндә тел белмәү киртә түгел. Онлайн тәрҗемәче кулланырга була. Хаҗга әзерлекле кешеләр килә, ә гомрәдә әле дингә якыная гына башлаганнар күп. Аларның сораулары күп. Ә минем максат икенчерәк – һәр минуттан ләззәт табып, гыйбадәттә булу иде. Карыйм, миннән дә игътибар сорыйлар. Гафу итегез, апалар, мин берүзем йөрим дип китүем була, яныма гел белмәгән кешеләр килеп утыралар да сөйләшә башлыйлар. Димәк, бу юлы миңа аралашу насыйп иткән, дидем. Дагестаннан килгән Сәйдә исемле ханым үзләре белән Швейцариядән сигез кешелек гаилә килүен сөйләде. Палестинадагы хәлләрне, андагы мөселманнарның Аллаһы Тәгаләгә ничек ышанганнарын күреп, бу гаилә Исламны кабул иткән һәм гомрәгә килгән. Аннан ике гарәп ханым килеп утырды. Сез каян, диләр. Рюкзакларга Татарстан дип язылган. Бу кайда, диләр. Россиядә, дим. Россиядә мөселманнар бармыни дип шаккаттылар. Коръән тотып утырганны күреп, укып күрсәтүне сорадылар. Укыгач тагын исләре китте. Без алар өчен экзотика. Алар кап-кара, без ак, киемнәр дә башка.

– Группагыз турында да сөйлә әле.
– Без 60 кеше идек. Җитәкчебез Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевка Аллаһының рәхмәтләре яусын. Ул кадәр кешене җыеп, көйләү шулкадәр зур җаваплылык. Яшьләр дә төрле. Безнең белән бер бүлмәдә 82 яшьлек Гөлфия апа торды. Үзе әйтмәсә, ул яшьтә дип уйламыйсың да. Яшьләр, гаиләлеләр бар иде. Безнең өчен бик күп экскурсияләр оештырылды – әйтик, Коръәннең беренче аятьләре иңгән Нур тавына мендек.

– Видеоларыңнан күренгәнчә, балалар бик күп булган.
– Әйе, гомрәдә балалы кешеләр бик күп. Кечкенә күкрәк сабыйлары белән, бер яшьлекләр белән дә килгәннәр. Күпчелек шул тирәдә яшәүчеләр – гарәпләр. Авыр ягы шул – адашып, югалып калучы балалар да бар.

– Сәфәрдән тәэсирләрең белән дә бүлешсәң иде.
– Безнең төркемдә шаккаттыргыч гыйлемле хәзрәтләр бар иде. Автобуста Теләче районындагы бер авылның имамы Илнур хәзрәт барды. Сигез ел Әр-Риядта укыган, гарәп телен яхшы белә. Икенче белеме – шундагы тарих факультеты. Юл буе безгә сөйләп аңлатты – йотып бардык. Яңа гыйлем, мәгълүмат алу буенча да бу сәфәр бер адым алга атлау булды. Китаптан уку бер нәрсә, нәкъ урынында күрсәтеп сөйләү гел икенче төрле кабул ителә.
Тагын тәэсирләндергәне – хаҗда ара-тирә агачлар күрсәк, монда бөтен дөнья ямь-яшел иде. Бу кыямәт көне якынлашуның бер билгесе – хәдисләрдә дә «Мәккә яшелләнер, бакчага күмелер» диелгән бит.

– Тагын нинди ачышлар булды?
– Ашау кермәве (көлә). Хаҗда табиб бар, ашау кергән иде, шуңа уйламадым да. Әмма бу проблема булмады, сәүдә нокталары күп. Анда җирле ашлар гына түгел, әйтик, үзбәк кафесы бар иде – без ашый торган шулпалар, мантыйлар салатлар.

– Коръән чыгару заводында да булгансыз.
– Мәдинәдә без экскурсиягә барган заводта, ялгышмасам, 3 миллион Коръән чыккан. Карадык. Тәэсирләндерде. Чыкканда һәркайсыбызга бүләк итеп Коръән бирделәр.

 

– Гөлчәчәк, сәфәреңне сокланып, хезмәттәшебез булганга горурланып күзәттек – бик зур эш башкардың. 
– Һәрбарчабызга, балаларыбызга, гаиләләребезгә хаҗга барырга насыйп булсын. Коръәндә «Үзең шул юлда үзгәрми торып Аллаһы Тәгалә синең хәлеңне үзгәртми» диелгән. Уйларыбыз, сораган догаларыбыз һәм кылган гамәлләребез тәңгәл килә икән, Аллаһы Тәгалә сораганны бирә. 

Гөлчәчәк Титова турында башка язмалар монда.

Гөлчәчәк Титова: «Тәвәккәллә дә эшлә!»

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев