Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ни өчен авызны финик җимеше белән ачабыз?

“Көне буе ач торганнан соң, финик җимеше ашказаны өчен бик файдалы”, - ди галимнәр.

Бүген Изге Рамазан аеның 11 көне. Чаллы шәһәрендә яшәүче мөселман кардәшләребез 18:30 минутта авыз ачты.

Ислам дине әһелләре белдерүенчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) авыз ачканда иң беренче булып финик җимешен кабып куйган. Шуңа да бу безнең өчен дә сөннәт гамәл булып тора. Аннары әлеге җимештә организм өчен файдалы матдәләр дә күп икән. “Көне буе ач торганнан соң, финик җимеше ашказаны өчен бик файдалы”, - ди галимнәр. Билгеле, авыз ачканда финик җимеше булмаска да мөмкин. “Бу очракта инде су яки берәр баллы ризык та ярый”, - ди дин әһелләре.

Кеше организмында тиешле күләмдә витаминнар һәм микроэлементлар саклансын өчен дә, көн саен 1 финик һәм 1 стакан сөт куллану яхшы икән. Билгеле инде, башка ризыктан да баш тартырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз

2
X