Чаллы шәһәрендә урнашкан Тукай үзәк район хастаханәсе коронавирус белән авыручы кешеләрне кабул итүдән туктады. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.
«Covid-госпиталь статусы 1 апрельдән бетерелә», — диелә ведомство хәбәрендә.
Шулай итеп, киләсе айның беренче көненнән үзәк район хастаханәсе гадәти стационар буларак эшли башлый.
Нет комментариев