Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

15 яшьлек кыз бию дәресендә вафат булган

Фаҗига очрагы буенча тикшерү эше башланган.

Кемерово шәһәренең сәнгать мәктәбендә дәрес вакытында 15 яшьлек кыз кинәт вафат булган. Бу хакта NGS42.RU үз чыганакларына таянып яза.

Бала бию дәресендә үлгән. Кызның астма белән авырган булуы мәгълүм. Фаҗига очрагы буенча тикшерү эше башланган. Баланың һәлак булу сәбәпләре ачыкланыла.

Сәнгать мәктәбендә килеп туган хәлгә ачыклык кертелмәгән.

Сүз уңаеннан, кичә Санкт Петербургта да 7 нче сыйныф укучысының физкультура дәресендә кинәт вафат булуы турында хәбәр ителде. Кыз күнегүләр ясаган вакытта үлгән. Ул йөрәк авырулы булган, дип яза https://vatantat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига