Унтугыз тонналы могҗиза
"Минем яраткан шәһәрем" бәйгесе

Унтугыз тонналы могҗиза

Чаллыда Орган залының 22нче һәм Камера оркестрының 38нче иҗат сезонын ачу тантанасы узды.

Яңа сезонның беренче концерты бөек классиклар – Людвиг ван Бетховен, Никколо Паганини һәм Эрнест Шоссон әсәрләренә багышланды. Концертта Камера оркестры чыгыш ясады, коллектив белән Игорь Лерман дирижёрлык итте. Кичәнең солистлары – Мәскәүдән виолончелист Борис Андрианов, Санкт-Петербургтан пианист Пётр Лаул һәм Чаллы скрипачысы Лука Моромов булды. Лука Моромов – «Синяя птица» телевизион бәйгесенең X сезоны җиңүчесе, XXV Халыкара «Щелкунчик» телевизион конкурсының «Алтын Щелкунчик» премиясе иясе.

Бүген Орган залы Чаллының мәдәни тормышының аерылгысыз өлеше, шәһәрнең үзенчәлекле брендларының берсе булып тора. Әмма аның ничек барлыкка килүен, монда урнаштырылган органның Чаллыга нинди катлаулы юл белән китерелүен һәм залны булдыру өчен нинди зур хезмәт куелуын күпләр әле белеп тә бетермидер.
Моны күздә тотып, сезнең игътибарга Орган залының тарихы, аның сәхнә арты серләре һәм Чаллы өчен ни дәрәҗәдә кадерле мәдәни үзәккә әверелүе турында материал тәкъдим итәбез.

Мәктәп елларында ук Чаллыдагы Бөтенсоюз төзелеше турында төсле фоторепортажларны кызыксынып укый һәм карый идем. Кама буендагы яңа шәһәр гаҗәеп тиз үсте: заводлар, йортлар калкып чыкты, мәктәпләр, кибетләр ачылды. Еллар үтте, һәм язмыш мине дә Чаллыга китерде. 

Әлбәттә, шәһәрнең төп брендлары – «КАМАЗ», «Татпроф», «Чаллы Икмәге». Алар турында республикадан читтә дә беләләр. Әмма мин Чаллының тагын бер үзенчәлекле бренды – классик музыка сәнгате үзәгенә әверелгән Орган залы турында сөйләргә батырчылык иттем.

Автокалада халыкны – төзүчеләрне, камазчыларны, аларның балаларын – мәдәният дөньясына тарту өчен гаҗәеп күп эш башкарылды. Әйтик, ГЭС бистәсендә документларда тулай торак дип күрсәтелгән бинада музыка училищесы салынды. Ул бүген дә талантлар тәрбияли.

Тулай торакларның «кызыл почмак»ларына Мәскәүдән рояльләр кайтартылды, анда танылган артистлар чыгыш ясады. Иң көтелмәгән үзгәреш 1990нчы елларда булды: элекке «Россия» кинотеатрын Орган залы итеп үзгәртеп кору үткәрелде. Катлаулы эшне «ГлавУКС» оешмасы төзүчеләре башкара.

Реконструкция барышында проектлаучыларның хатасы аркасында кинотеатрның бер почмагы фундаментының иске чүплек урынына салынуы ачыклана. Ярылган диварны тулысынча сүтәргә, чүплекне казып чыгарырга туры килә. Берничә йөк машинасы чүп-чар чыгарыла.

Чаллылыларның Орган залы төзү тәҗрибәсе булмый. Шуңа күрә белгечләр Россия шәһәрләренә, Прибалтика илләренә барып, мондый учреждениеләрнең үзенчәлекләрен өйрәнә. 19 тонна авырлыктагы инструмент өчен 16 мең квадрат метр мәйданда, дүрт метр тирәнлектә фундамент салына. Ул дүрт тапкыр яңадан эшләнә!

Акустикага аеруча зур игътибар бирелә. Тавышны дөрес чагылдыру өчен диварлар, түшәм һәм сәхнә Себер карагаеннан, идәннәр – буктан, ишекләр имәннән эшләнә.
Ул чакта орган турында мәгълүмат хәтта сер итеп саклана. Чехиянең «Rieger-Kloss» фирмасы җитештергән инструмент сүтелеп, тартмаларга тутырыла һәм «КАМАЗ» машинасында Чаллыга китерелә.

Барлыгы 3642 кече һәм зур торба була. Алар вакытлыча кинотеатрның подвалына урнаштырыла. Бүлмәдәге температура даими күзәтелә, торбаларны вакыт-вакыт әйләндереп торалар – аларда һава йөреп торырга тиеш була.

Мәдәният идарәсенең элекке башлыгы Гөзадә Руденко сөйләвенчә, ул җиз торбаларның урлануыннан, аларны металлоломга тапшыруларыннан да курыккан була. Реконструкция вакытында күп кенә торбалар саксызлыктан бөгелә. Аларны кисеп алып, тигезләргә, аннан яңадан эретеп ябыштырырга туры килә.

2005 елның 1 марты шәһәребез елъязмасына Музыкаль мәдәният үзәгенең туган көне буларак кереп кала. Орган залын ачу тантанасына Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, илнең күренекле артистлары – җырчы Ирина Архипова һәм пианист Николай Петров килә.

Шул көннән бирле Орган залы шәһәребезнең чын брендына әверелә. Биредә зур сәнгать дөньясына кереп чумарга мөмкин. Ә орган тавышын башка бернинди музыка коралы белән дә бутап булмый.

Бу сәхнәдә күпме данлыклы артистлар, музыкантлар, иҗат коллективлары чыгыш ясады – инде санап бетергесез! Дөньякүләм танылган осталар да Чаллыга килеп, Мактаулы кунаклар китабында автограф калдырырга зур мәртәбә итеп карый. Һәр классик концерт — вакыйга, һәр башкару — ачыш.

Казан консерваториясенең элекке ректоры, органчы Рубин Абдулин инструментны җыю һәм урнаштыру эшен шәхсән үзе күзәтеп тора. Ул Орган залында беренче булып уйный. Бүген дә автокалада еш чыгыш ясый. Ул – органчы Илсөяр Сөләйманованың остазы да.

Илсөяр Сөләйманова – орган сакчысы, музыкаль-әдәби кичәләр авторы һәм башкаручысы. Пианист һәм органист Эльмира Әхмәтованың да үз тамашачысы бар. Талантлы чаллылыларның чыгышлары кайчак хәтта каз тәннәре чыгарырлык тәэсирле.

Орган залының сәнгать җитәкчесе, музыкаль менеджер, Камера оркестры дирижеры Игорь Лерман да концерт программаларын төрләндерүгә зур өлеш кертә. Артистлар белән гастрольләр турында ул үзе сөйләшә. Танылган музыкантларның гастрольләре берничә ел алдан планлаштырылган булуга карамастан, Игорь Лерман Чаллыга скрипач Виктор Третьяковны, альтист Юрий Башметны, виолончелист Александр Князевны, җырчылар Елена Образцова һәм Любовь Казарновскаяны чакыра алды.

Аның тырышлыгы белән Владимир Спиваков җитәкчелегендәге «Виртуозы Москвы» камера оркестры да Чаллыда ике тапкыр чыгыш ясады. Тамашачылар Башкортстанның Милли симфоник оркестры, Чаллы филармониясенең милли уен кораллары оркестры иҗаты белән дә таныша. Берничә ел дәвамында Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариинский һәм Зур театрларның Берләштерелгән симфоник оркестры да Чаллыга гастрольләр белән килә. Барысын да санап бетерерлек түгел.

Әмма данлыклы артистларның Чаллыга килүе генә түгел, яңа талантларның үсүе дә бик мөһим. Нәкъ менә Орган залында «Синяя птица» һәм «Щелкунчик» телевизион конкурслары җиңүчесе, скрипка виртуозы Лука Моромовның дебюты булды. Яшь вокалчылар исә үз осталыкларын үзенчәлекле Балалар театрында чарлый.

Бүген Чаллыдагы Орган залы Европадагы иң яхшы орган залларының берсе санала. Моны чит ил органчыларының да югары бәяләре раслый. Әмма иң зур могҗиза — органның безне, гаиләләребезне, балаларыбызны һәм оныкларыбызны әле тагын озак еллар шатландырачагына ышаныч.

Ул яңгыраган саен, Чаллыда үзенчәлекле рухи тылсым туа. Килегез, музыка тыңлагыз. Ул – күпмилләтле, матур эмоцияләр алырга теләүче һәркемгә аңлаешлы. Чөнки чын музыка милләт телендә түгел, күңел телендә яңгырый.

Ләлә Гайфетдинова 

 


орган залы Игорь Лерман рубин Абдуллин

Нет комментариев