Алар кыш җиткәч утларын кабыза.
Чаллының «Автомобиль юллары» предприятиесе хезмәткәрләре Тынычлык проспектындагы баганаларга кар бөртекләрен эләләр. Кар бөртекләре яктырту баганаларында Хәсән Туфан проспектыннан Вахитов проспектына кадәрге участогында барлыкка килде инде. Консольләрнең дизайны, шулай ук эш вакыты да проспект өлешенә карап үзгәрә. Көнгә уртача 50 бәйрәм конструкциясе урнаштыралар. Яктырту баганаларындагы консольләр, гирляндалар кыш якынлашкач кабыначак.
Фотолар ПАДтан алынды
Нет комментариев