Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

15 мең сум отасыгыз килсә

Мәскәүдә яшәүче миллионер менә инде берничә ай мәрхәмәтлелек чаралары уздыра. Ул - 28 яшьлек Стас Ермилов. Уфада туып үскән бу эшкуар яхшы гамәл кылучыга һәр атна ахырында 15 мең сум акча тапшыра. Яхшы гамәлләр теләсә нинди булырга мөмкин: өеңдәге гөлләргә су сибүдән башлап, ихатадагы карны көрәү, хуҗасыз эт-мәчеләрне ашату, сукбайларга...

Хәйрия чарасында катнашучы Стас Ермиловның Instagram битенә башкарган гамәлен фотога төшереп җибәрергә тиеш. Җиңүче рандом, ягъни очраклы юл белән сайлап алына. Инде эшкуар изге эш кылучыларга өч айда барлыгы 225 мең сум акча түләгән. Бу максатка ел буена ул бер миллион сум акча бүләргә ышандыра.

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев