Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

15 мең сум акча таратырлармы?

18 яшькә кадәр балалары булган ата-аналарга, яисә тәрбиягә алучыларга мәктәпкә әзерләнү өчен акча бирергә җыеналар.

“Российская газета” хәбәр итүенчә, Дәүләт думасына уку елы башланыр алдыннан баланың әтисе яки әнисенә 15 мең сум күләмендә елына бер тапкыр акча алу хокукы бирү турында закон проектын керткәннәр.

Пособиене Россия гражданлыгына ия булган 6 яшьтән 18 яшькә кадәр һәр бала өчен бирергә ниятлиләр. Шул рәвешле депутатлар мәктәпкә җыену чорында гаиләләргә ярдәм итәргә өметләнә. Түләү, инфляциядән чыгып, 1 февральдән һәр ай саен индексланачак. Бу исә акчаның бәясен җуймау мөмкинлеге бирәчәк.

Ата-аналарга әлеге түләүне алу өчен 1 июльдән 31 декабрьгә кадәр Социаль фондка яки Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Закон проекты әлегә – карап тикшерү стадиясендә. Хөкүмәттә әйтүләренчә, аңа өстәмәләр кирәк. Проект хупланган очракта, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, дип яза https://kiziltan.ru.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча