17 ноябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

17 ноябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

17 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Кар, көндез урыны белән җепшек кар явачак.

Кайбер районнарда кыска вакытлы буран. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -3.-8˚, көндез +1.-4˚ градус. Юлларда бозлавык.

Чаллыда исә болытлы һава көтелә. Төнлә кар, көндез кыска вакытлы кар, юеш кар. Аерым районнарда кыска вакытлы буран. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с, көндез 14 м/с кадәр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-8˚. Көндез һаваның максималь температурасы  0..-4˚. Юлларда бозлавык.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев