Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2 меңгә якын табиб эшләсә дә, кадрлар җитми

Кадрлар белән тәэмин ителеш 60%.

Чаллыда сәламәтлек саклау өлкәсендә 1745 табиб, 4617 урта звенодагы хезмәткәр эшли. Грант программасы буенча барлыгы 360 белгеч эшкә килгән. Аларга торак мәсьәләсен хәл итү өчен республика бюджетыннан 800 мең сум, шәһәр бюджетыннан 200 мең сум акча бирелә. Бүгенге көндә Казан дәүләт медицина университетында һәм КФУда максатчан программа буенча 69 студент укый. Аларның 33е шәһәрнең сәламәтлек саклау уреждениеләре белән килешү төзегән. 

Чаллының медицина көллиятендә 948 студент белем ала. ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов баш табибларны аларны шәһәрдә калдыру буенча эшне көчәйтергә чакырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев