Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2 миллион сумга алдаганнар

«Чаллылыны эре бер оешманың акцияләре ярдәмендә байый аласыз», - дип кызыктыралар.

Чаллыда 45 яшьлек хатын-кыз мошенниклар кармагына эләгә. Аны эре бер оешманың акцияләре ярдәмендә байый аласыз, дип кызыктыралар. Ханым ялган вәгъдәләргә ышанып, үзен инвестицияләр ярдәмендә акча эшләргә өйрәтүче “трейдер” дип тәкъдим иткән белгеч белән элемтәгә керә һәм 100 доллар күчерә. Әлеге суммадан бераз керем алгач, банктан 1 миллион сум кредит алып мошенниклар җибәргән счетка сала. Аннары таныш-белешләреннән дә бурычка алып, янә “трейдер”ларның электрон янчыгын тулыландыра. Шул рәвешле ул аларга барлыгы 2 миллион сум акча күчерә. Алданганлыгына төшенгәч кенә ул хокук сакчыларына гариза яза. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатыла. 
фото: kurieronline.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар