Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2018 елдагы Россия Президентын сайлауны күчерергә мөмкиннәр

2018 елдагы Россия Президентын сайлау көне 11 еннән 18 март көненә күчерелергә мөмкин. Бу хакта, тиешле проектка сылтама ясап, РИА "Новости" хәбәр итә. Проектны Дәүләт Думасы депутатлары 14 апрельгә кадәр карарга мөмкин. Гамәлдәге законнар буенча, ил президентын сайлау март аеның икенче якшәмбесендә үтә. Дәүләт Думасында каралачак төзәтмәләр пакетында бер искәрмә...

2018 елдагы Россия Президентын сайлау көне 11 еннән 18 март көненә күчерелергә мөмкин. Бу хакта, тиешле проектка сылтама ясап, РИА "Новости" хәбәр итә. Проектны Дәүләт Думасы депутатлары 14 апрельгә кадәр карарга мөмкин.

Гамәлдәге законнар буенча, ил президентын сайлау март аеның икенче якшәмбесендә үтә. Дәүләт Думасында каралачак төзәтмәләр пакетында бер искәрмә бар: әгәр мартның икенче якшәмбесе бәйрәм арты яки яллар күчерелү сәбәпле эш көне булса, сайлау көне нәкъ бер атнага күчерелә ала.

Утырыш барышында шулай ук түбән палата депутатлары сайлау законнарына башка үзгәрешләр дә кертә алачак. Мәсәлән, теркәлгән урыннан башка җирдә сайлау мөмкинлеген бирә торган талон гамәлдән чыгарылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев